Илдар Солтанов: «Өйрәтер идем дә... сулагай бит мин»

Балтачта үтә торган күп чараларда үзенең күчмә остаханәсе белән Кече Лызи авылыннан Илдар  абый Солтанов та катнаша. Ул икенче гомер биргән самавырлар, ул ясаган җиз, бакыр, ялтыравыклы калайдан ясаган комганнар яныннан кеше өзелми. Илдар абыйга сорау арты сорау яудыралар. Иң күп бирелгән сорау, әлбәттә: “Бу һөнәргә каян өйрәндегез?”

–Хәзер бит кешене кибеттән сатып алган бүләкләр белән шаккатырып булмый. Бер чакны танышым бүләккә җиз комган табып бир әле диде. Таптым. Шундый һөнәре булган кешеләр күп түгел. Әзер комганны алырга баргач, бераз эшләгәнен карап тордым. “Мин дә өйрәнә аламмы боларны ясарга? Өйрәтер идеңме?” – дип сорадым. “Өйрәтер идем дә... мин бит сулагай”, – диде ул. “Соң, мин дә сулагай бит”, – дидем. Көлештек инде. Шулай танышып, дуслашып киттек. Авырдан өйрәндем димим. Пенсиягә чыккач, бер шөгыль булды ул миңа. Сулагайлык бит ул чир түгел, аның белән балалар бакчасында, мәктәптә генә кыен булды. Сул кулны бәйләп куеп, уң кул белән язарга өйрәттеләр. Анысы да зыянга булды димим, гомерем буе ике кулым белән дә бердәй эшли, яза алдым...

Илдар абый тумышы белән Арча районы Кырлай авылыннан. Белеме буенча урманчы. Техникум, институт тәмамлаган. Күп еллар Арча, Балтач районы урманчылыкларында, аннан соң янгын сүндерү бүлекчәсендә эшләгән. Бер чорда металлалом җыйган. Самавырлар төзәтү, яңарту һөнәре дә шуннан башланган. Үтильгә ташланган иске самавырлар шактый очрый аңа. Шуларны жәлләп, җыйнап алып кайта. Нишләтергә белми аптырап тормый: тәвәккәлләп, яңартып карый. Дөрес, кайберләрен әллә ни яңартасы да булмый: чистартып, ялтыратып, “бизәндереп” кенә җибәрәсе. Кайберләрендә “ямыйсы”, сынган “колак-борын”нарын төзәтәсе... Алары да ярыйсы гына килеп чыга. Алучысы да табыла, заказ бирүчеләр дә бетми. Ун елдан артык шулай инде. Соңгы елларда менә шулай бәйрәм-ярминкәләргә чакыра башлаганнар. Остаханәсе яныннан кеше өзелмәгәнгә дә сөенә Илдар абый. Үзе дә бик аралашучан, ачык кеше.

–Бу һөнәрнең бер авырлыгы да юк. Теләгән һәр кеше өйрәнә ала. Яшьләрнең аның белән утырырга вакыты юк инде. Әмма безнең кебек өлкәннәргә нинди дә булса бер шөгылең, һөнәрең булу бик әйбәт. Эчең поша башласа да мастерскойдан тынычланып чыгасың, авыру-сызланулар да онытылып тора... Әле бит менә шушылай очрашуларга да чакыралар, кешеләр белән аралашасың, танышасың... Олыгая башлагач, барысы да бик мөһим бит аларның, – ди Илдар абый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре