Илдар Хөҗҗәтов – «Иннополис» махсус икътисади зонасы экспертлар советы әгъзасы, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең Кадрлар резервында да катнаша. Ул шәһәргә нигез салынган көннән алып Иннополисны үстерү юнәлешендә эшли: 2015 елда белгеч һәм проектлар координаторы булса, соңрак Башкарма комитетны җитәкли. 2025 елда «Мэрлар мәктәбе»н тәмамлый.
«Илдар Хөҗҗәтов 2015 елдан бирле Иннополис командасында эшли һәм шәһәр белән бергә озын юл узды. Ул Иннополисны һәм аның кешеләрен яхшы белә, чөнки бу еллар дәвамында аны үстерүдә турыдан-туры катнашты. Бүген шәһәр үсүен дәвам итә, алда – яңа этап. Илдар Равил улы Иннополисны эзлекле рәвештә үстерүне дәвам итәр –технологик компанияләр һәм белгечләр өчен уңайлы шартлар тудырыр, дип ышанам», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов.
Иннополис үсешенең өстенлекле юнәлешләре арасында технологик бизнес өчен мәйданчыклар, шәһәр мохитен һәм фәнни-популяр туризмны үстерүне атап үтәргә мөмкин.
2025 ел ахырында Иннополиста эшләүчеләр өчен социаль ипотека программасы эшли башлады. Хәзер анда катнашу өчен 100дән артык гариза бар. 2027 елга планлаштырылган йортларны төзү өчен территорияне планлаштыру проекты әзерләнә. Программада катнашучыларның еллык 7 процент ставка белән торак сатып алу мөмкинлеге бар.
Торак төзелеше белән бергә эш урыннары саны да артачак. Н.И.Лобачевский исемендәге технопаркта Россиядәге зур бер банкның ИТ-бүлекчәсе офисын ачу күздә тотыла.
«Иннополис» махсус икътисади зонасы технологик компанияләр өчен инфраструктураны үстерүне дәвам итәчәк. 2027 елда югары технологияле производстволар өчен «ИнноПарк 2.0» ачу ниятләнә. Беренче ИнноПарк 2022 елда ачылган иде һәм ул хәзер тулысынча тулган: 23 компания анда робототехника, пилотсыз очкычлар, электрон җиһазлар һәм электроника юнәлешендәге проектларны үстерә.
Үсешнең тагын бер юнәлеше – фәнни-популяр туризм. Иннополиста «Фәнни сукмак» проектлаштырыла: 12 интерактив объекттан торган маршрут шәһәрне чолгап алган мохит аша физик, математик, экологик һәм инженерлык күренешләрне аңлатачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез