Илдус Дәүләтов, Оренбург өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешүе уңаеннан фикерен белдерде:
– Без, Оренбург татарлары, Рөстәм Нургали улының зур процент белән җиңеп чыгуына бик шатбыз. Ул – Татарстан Рәисе генә түгел, барлык татарларның да җитәкчесе. Аның җитәкчелегендә республикада зур эшләр алып барыла. Халыкара чаралар уза. Бар җирдә дә тәртип. Татарстан – Россия күләмендә алдынгы урында, һәммәсе аннан үрнәк ала. «Мин Татарстан белән хезмәттәшлек итәм», – дисәң, шунда ук илнең башка төбәкләрендәге халыкларның сиңа карата мөнәсәбәте уңай якка үзгәрә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез