Илгиз Халиков Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының яңа директоры итеп билгеләнде

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына яңа җитәкче билгеләнде. ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов коллективка яңа директорны – Халиков Илгиз Илдар улын тәкъдим итте. Бу хакта «Миллиард.Татар» сайты телеграм-каналында хәбәр ителә.

Искәртеп узабыз, элегрәк институт директоры урынын 2006 елдан бирле Ким Миңнуллин биләгән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре