"Илһам" бәйгесенең Гран-при иясе билгеле булды

Казанда узган бөтенроссия туган телләр форумында Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхретдин премиясе ияләрен дә бүләкләделәр, «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесенә йомгак ясадылар.

"Илһам" бәйгесенең Гран-приена Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучысы Әдилә Мусина лаек булды.

– Иҗат белән шөгыльләнгән кеше ул башкалардан ничектер аерылып тора. Әгәр алар арасыннан, 100–200 кешедән, берничә язучы, шагыйрь чыга икән, бу инде ярышның дөрес булуы хакында сөйли. Иҗат итү – бик авыр хезмәт. Әлбәттә, табигый талант та булырга тиеш, Ләкин аның белән генә ерак китеп булмый. Аның өчен укырга, өйрәнергә һәм язарга кирәк. Язучы гел язарга, аның кулы китмәскә тиеш, – диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, яшь каләм тибрәтүчеләргә рәхмәтен белдереп.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"Илһам" бәйгесе

Көн хәбәре