Тукай районы Яңа Бүләк авылында татарның төп баритоны - Илһам Шакировка бюст ачылды. Бюстны Санкт-Петербург сынчысы Венера Абдуллина ясаган. Ул Илһам аганың музее каршында урын алды.
- Бу - кабатланмас моң үзәге, ул гөрләп торырга тиеш. Фестивальләр, бәйгеләр, концертлар, музыка дәресләре - сукмакка тузан кунмасын! - диде ачылыш тантанасында Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез