Иртәгә турында уйлаганда, бүгенгесен дә кайгыртырга кирәк, әлбәттә. Министр Илья Начвин сүзләренә караганда, республикада мобиль элемтәне үстерү төп бурычларның берсе булып тора.
– 2025 елда элемтә операторлары республикада 1082 база станциясе урнаштырды. Цифрлы хезмәтләр трафигына ихтыяҗ артуын исәпкә алып, 2026 елда тагын 1100 дән артык станция куярга ниятлибез, – диде ул.
«Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасы кысасында былтыр Татарстанда 159 авыл мобиль элемтәле һәм интернетлы булган. «Шул ук вакытта республикада халык саны 500 дән дә кимрәк булган интернетсыз авыллар әле һаман да бар. Бу уңайдан элемтә операторларына эшне көчәйтергә, ә район башлыкларына элемтә каланчасы урнаштыру өчен җир бүлеп бирү мәсьәләләрен хәл итүне тизләтергә кирәк», – диде министр.
Кечерәк авылларга да бәхет елмаймагае. Утырыш барышында Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев халык саны 100 дән артмаган элемтәсез авылларны телгә алды. «Кукмара районында кечкенә авылларны мобиль элемтә белән тәэмин итү юнәлешендә уңышлы эш башкарылды. 23 торак пунктта мобиль элемтә барлыкка килде. Нәтиҗәдә 6 меңнән артык кеше интернетлы булды. Шул ук вакытта халык саны 100 дән артмаган 3 авыл элемтәсез кала бирә. Чөнки алар гамәлдәге федераль программа шартларына туры килми», – диде ул.
Бу мәсьәләгә утырышта катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та игътибар итте: «Авылларны саклап калырга телибез икән, анда элемтә булырга тиеш».
Зур юлларда интернет тотмау проблемасы турында да әйттеләр. «Федераль дәрәҗәдәге трассаларга зур игътибар бирелә, – диде бу хакта сөйләгәндә Илья Начвин. – Узган ел элемтә операторлары МИГ компаниясе белән берлектә М7 трассасында һәм Чаллы белән Түбән Кама шәһәрләрен урап узу юлында 54 база станциясе урнаштырды. Шул ук вакытта Йошкар-Ола һәм Буа якларына таба чыгу юлларындагы сигез участокта элемтә тотрыксыз. Бу юнәлештә эшне дәвам иттерергә кирәк».
Былтыр республика авылларында урнашкан 30 почта бүлекчәсен ремонтлаганнар. Шул исәптән 15 ен – республика бюджеты хисабына. Министр әйтүенчә, тагын 480 почта бүлекчәсен төзекләндерергә кирәк. Быел федераль программа кысасында аларның 50 сен яңартырга ниятлиләр. Министр тагын 50 почта бүлекчәсен төзекләндерүдә республикадан ярдәм сорады.
«Россия почтасы»ның тагын бер авырткан җире – кадрлар кытлыгы. «Бигрәк тә авылларда хезмәткәрләрне саклап калу проблемасы бар. Соңгы ике елда авылда яшәүче 2323 хат ташучы республика субсидиясен алды. Әмма бу – вакытлыча чара. Хезмәт хаклары түбән булу сәбәпле, шәһәрләрдә дә хат ташучылар җитми», – диде министр.
– Шәһәрдә почтага булган ихтыяҗ бик нык сизелми. Чөнки теләгән бөтен нәрсәңне үзләре китереп бирәләр. Элек авылда яшәгән, районда эшләгән кеше буларак әйтәм, бу – бик мөһим мәсьәлә, – диде бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе әйтүенчә, авылда нәкъ менә хат ташучылар дөнья белән элемтәне тәэмин итә. Шуңа күрә дә почта тармагына ярдәм итү кирәклеген әйтте ул.
Заманча технологияләр турында сөйләгәндә, Татарстанда йөзне танып белә торган видеокүзәтү системасы эшли башлаган. «Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә узган ел ахырында йөзне танып белә торган видеокүзәтү системасының беренче этабын эшләп бетердек. Системаның үзәге әзер, аңа 100 «акыллы» камера тоташтырдык. Быел әлеге юнәлештәге эш дәвам итәчәк. 2026 елда камералар санын арттыру һәм системаның эшләү мөмкинлекләрен киңәйтү бурычы тора», – диде Илья Начвин.
Ясалма фәһем турында да кат-кат телгә алдылар. Илья Начвин андый технологияләрне 2030 елга кадәр үстерүнең комплекслы республика программасын тәкъдим итте. Аерым алганда, сәламәтлек саклау тармагында ясалма фәһем табибларга диагноз куярга ярдәм итәчәк, төзелештә документ эшләрен башкарачак, авыл хуҗалыгында корылык килү-килмәүне алдан фаразлаячак, дип көтелә. Татарстан Рәисе программаны кабул итүне тизләтергә дә кушты. «Ясалма фәһемне хәзер кайда гына кулланмыйбыз: сәламәтлек саклауда, архив эшләрендә, төзелеш комплексында. Бу – бик мөһим ресурс. Гомумән алганда, мәгарифне, социаль өлкәне, төзелешне, агросәнәгать комплексын цифрлы оештыру – бик әһәмиятле юнәлешләр», – диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Рәисе шуңа да игътибар итте: барлык куелган бурычларга да өйрәтелгән, әзерлекле кешеләр кирәк. Шуңа күрә кадрлар әзерләүне игътибарга алырга кушты. Республика башлыгы MAX мессенджерын да мөмкин кадәр үстерү кирәклеген әйтте. Аның өчен шартлар бар. Әлеге мессенджерны файдалану буенча республика илнең алдынгы өч төбәге арасына кергән.
Утырыш кысасында инновацияле проектлар күргәзмәсе дә эшләде. Аны карап йөргәндә Рөстәм Миңнехановка танылган актер һәм кинорежиссер Джеки Чанның үзе язган һәм шәхсән Татарстан Рәисенә дип имзалаган китабын тапшырдылар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез