Илкүләм проект буенча парк-скверлар булдыру өчен 140 мең кеше тавыш бирде

“Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проектының “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” федераль программасы кысасында яңа парк-скверлар булдыру буенча объектлар исемлеген раслау өчен халык арасында тавыш бирү уздырыла.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин әйтүенчә, 2026 елда төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый киңлекләрне сайлап алу быел 21 апрельдә үк башланган инде. Яңартыласы объектларны тавыш бирү нигезендә сайлап алу 2018 елдан “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” федераль программасын гамәлгә ашыруның мәҗбүри шартына әйләнгән.

Иҗтимагый киңлекләрне сайлап алу буенча тавыш бирү, узган елдагы кебек үк, “Безнең ишегалды” республика программасы нигезендә беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле ишегаллары исемлеген билгеләү буенча тавыш бирү белән бергә хәл ителәчәк.

Тавыш бирү Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында “Опросы жителей” (gorodsreda.tatar.ru) сервисы аша һәм “Услуги РТ” мобиль кушымтасы аша башкарыла. Быел тавыш бирү өчен исемлеккә барлык 45 муниципаль берәмлектән 283 иҗтимагый киңлек һәм 812 ишегалды кертелгән. Әлегә 140 мең 130 кеше (планда каралганның 35 проценты чамасы) тавыш биргән.

Исегезгә төшерәбез: тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Иң күп тавыш җыйган объектлар 2026 елга төзекләндерү программасына кертеләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар милли проект "национальный проект" "милли проектлар" Илкүләм проек

Көн хәбәре