Илкүләм проект ярдәмендә Татарстанда 35 меңнән артыграк кеше яңа һөнәргә бушлай өйрәнгән

Моңа “Мәшгульлеккә ярдәм итү” һәм “Демография” илкүләм проектлары ярдәмендә ирешелгән.

Соңгы биш ел эчендә – 2019 елдан 2023 елга кадәр Татарстанда 35 меңнән артыграк кеше яңа һөнәргә бушлай өйрәнгән. Моңа “Мәшгульлеккә ярдәм итү” һәм “Демография” илкүләм проектлары ярдәмендә ирешелгән, дип яза “Татар-информ”.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, быел программаның үзенчәлеге шунда: элеккеге еллардагыдан аермалы буларак, яңа һөнәр үзләштерүчеләрнең күпчелеге үз бизнесын оештырмый, бәлки хезмәт килешүе буенча эшкә урнаша.
Программада катнашучылар арасында – балалы хатын-кызлар (4,8 меңгә якын кеше), 50дән өлкәнрәкләр һәм пенсия алды яшендәге кешеләр. Яңа һөнәр алучыларның 84 проценты эшкә урнаша.

Узган елда проект кысасында хезмәт базарындагы киеренкелекне йомшарту чаралары да күрелгән. Эштән җибәрелү куркынычы янаган 1,7 мең кешегә 21 предприятиедә вакытлыча эш табылган. 2024 елда эштән җибәрелү алдында торучы 300 кешенең эш урынын саклап калу, шулай ук оборона-сәнәгать комплексында 400 хезмәткәрне яңа һөнәргә өйрәтү бурычы куелган.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә илкүләм проектлар, Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән, 2018 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре