Татарстанда 6,2 чакрым озынлыкта Азнакай – Дүсем юлының бер өлеше төзекләндерелә башлаган. Эшләр Азнакай районында, “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты нигезендә, юлның 5,1-11,4 чакрым өлешендә алып барыла. Бу хакта Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Әлегә иске асфальт түшәмәсен алу һәм вак бөртекле асфальт-бетон катнашмасы белән тигезләү эше 70 процентка башкарылган”, – диелгән хәбәрдә.
 Шулай итеп, 44 мең кв метрдан артыграк мәйданда вак таш-асфальт-бетоннан, башка юлларга тоташу урыннарында – 2 мең кв.метрдан артыграк мәйданда – асфальт-бетон катнашмасыннан түшәмәнең югарыгы катламы җәеләчәк.
 Моннан тыш юлчылар 18 мең кв м артыграк мәйданда юл кырыйларын вак таш белән ныгытып, юлга билгеләр ясаячак.
 “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты чаралары халыкны транспорт белән тәэмин итүне һәм тормыш сыйфатын яхшыртачак, диелгән министрлык хәбәрендә.
 Исегезгә төшерәбез: Россиядә яңа илкүләм проектлар тормышка ашырыла башлады. Алар асылда барлык өлкәләргә кагыла. Быел Татарстанда шуның 12се: “Гаилә”, “Яшьләр һәм балалар”, “Озын һәм актив тормыш”, “Тормыш өчен инфраструктура”, “Экологик иминлек”, “Кадрлар”, “Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад”, “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү”, “Туризм һәм кунакчыллык”, “Халыкара кооперация һәм экспорт”, “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтне цифрлы үстерү-үзгәртү” һәм “Пилотсыз авиация системалары” гамәлгә ашырылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез