Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
«Кичә суд булды. Энем буенча… Үлеменең шартларын укыганда йөрәгем чыгып китә язды. Әти белән икәүләп елап беттек. Машиналарына 3 дрон төшкән… Бер елдан соң, кичә генә аны рәсми рәвештә үлгән дип таныдылар», – дигән җырчы.
Җырчы бертуган энесе үлеменнән соң җыр яздырган иде. Күптән түгел язган җырын да Ильмира кадерле кешесенә багышлаган. «Шушы рилсны кичә генә төшердем, шуңа елап беттем җырлаганда энем күз алдында иде», – дигән ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез