Илназ Галәвиев Казан мәктәбендә атыш оештырган һәм кеше үтергән өчен гомерлеккә төрмәгә утыртылды

Татарстан Югары Суды Казанның 175 нче гимназиясендә оештырган атыш һәм 9 кешене үтерү турындагы эш буенча карар чыгарган. Җинаятьче Илназ Галәвиевны гомерлеккә төрмәгә утыртачаклар. Бу хакта РИА новости яза.

Искәртик, фаҗига 2021 елның маенда булды. Ул 175нче гимназиягә һөҗүм итеп, тугыз кешене: җиде укучы һәм ике укытучыны атып үтерде. Атышта күпләр җәрәхәтләнде. Хәтта инвалид калучылар да бар. Эш буенча 600дән артыграк кеше узган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре