Газетага язылу

Илшат Әминов: «Балалар белән эшләгәндә яшәреп китә иде»

«Татар милләте һәм теле яшәгәндә, ул да мәңге яшәячәк». Халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев белән хушлашу мәрасимендә «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов әнә шулай диде.

– Разил Исмәгыйлович шагыйрь генә түгел иде. Ул сәясәтче дә, укытучы да, галим дә булды. Аның трибунага чыккан минутлары һаман истә. Декларация кабул иткәндә ул: «Без бүген тарих алдында, халык алдында имтихан бирәбез», - дип әйтте. Һәм Разил Исмәгыйлович үз имтиханын бирде, – диде Илшат Әминов. – Соңгы елларда ул бездә эшләде. Балаларны бик яратты, «ШАЯН ТВ» каналында аларга татар телен өйрәтте. Балалар белән эшләгән чакта шулхәтле дулкынлана, яшәреп китә иде. Аннан соң миңа килә иде дә: «Карале, Илшат, чыктым аркылы күпер азайды бит сездә», - ди. Ул балаларга телнең нечкәлеген, байлыгын, мәгънәсен аңлата белде. Шагыйрьләр, язучылар үлми, алар мәңгелеккә атлый. Разил Исмәгыйлович та бүген мәңгелеккә атлады. Ул безнең белән, үзенең шигырьләре белән. Ул әсәрләре белән киләчәк һәм безнең белән сөйләшәчәк. Бүген мин «Разил Исмәгыйлович, хуш» дип әйтәм. Аның китабын ачкач, «Исәнме, хәлләрең ничек?» дип әйтәчәкмен. Чөнки, татар милләте һәм теле яшәгәндә, Разил ага мәңге яшәячәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре