Илшат Әминов Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешүе уңаеннан фикерен белдерде

 «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның вазифага керешүе уңаеннан фикерен белдерде:

– Безнең республика – иң алдынгы төбәкләребезнең берсе. Авылларыбыз, шәһәрләребез матур. Татарстаныбыз шул динамика белән киләчәктә дә алга барсын иде. Әлбәттә, проблемаларыбыз да бар. Телебезне, милләтне сакларга кирәк. Минем яраткан темам – федерализмны да сакларга кирәк. Бездә төрле милләт вәкилләре яши. Һәрберебезнең үзенчәлеге бар. Киләчәктә дә бердәм булып, гореф-гадәтләребезне яшь буынга тапшырып, зур гаилә булып яшәргә һәм эшләргә язсын.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов Татарстан Рәисе минниханов Раис

Көн хәбәре