Газетага язылу

Илшат Гыйниятуллин: «Ярминкәдә теләге булган һәркем катнаша ала»

Баш Ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илшат Гыйниятуллин әйтүенчә, ярминкәләрдә теләге булган теләсә кайсы шәхси хуҗалык катнаша ала.

Моның өчен ниндидер өстәмә документлар җыясы юк. Иң төп таләп сатыла торган ризыкның сыйфатына кагыла. Аның сүзләренчә, 19 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, ярминкә мәйданнарына 132 тонна тирәсе яшелчә, 76 тонна ашлык һәм он, 44 тонна шикәр кертелгән. Терлек продукциясе арасында иң зур күләм иткә туры килә: 20 тоннадан күбрәк.

Моннан тыш, 6,5 тонна кош ите һәм 3,5 тоннадан артык дуңгыз ите алып килгәннәр. Моннан тыш, ярминкәдә йомырка, сөт һәм сөт ризыклары, атланмай һәм ит ризыклары да сатыла. Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Артур Заһидуллин әйтүенчә, ярминкәдәге азык-төлекнең сыйфатына зарланучылар юк. Ә менә башка сату мәйданнарында итнең сыйфатыннан канәгать булмаучылар очрый.

- Беренчедән, сатып алучыларга итнең исе ошамый. Икенчедән, пешергән вакытта ниндидер шикләр туарга мөмкин. Ләкин бу бары тик субъектив фикер генә булырга да мөмкин. Мондый очракларда сатучыга мөрәҗәгать итеп, аңлашылмаучанлык тыныч кына хәл ителә, - диде ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре