Илсөя Бәдретдинова төркемендәге үзенчәлекле биюче һәм җырчы, якут кызы Айысхаана (Анна Попова) төркемнән китәргә булган. Бу хакта ул үзе социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
– Минем сезгә хәбәр итәсе мөһим яңалыгым бар: быелдан мин Илсөя Бәдретдинова төркеме составында чыгышлар ясамаячакмын.
Бу бик авыр сайлау булды... Мин сезнең күз алдыгызда үстем. Үземнең беренче чыгышымны, ничек дулкынлануымны хәтерлим: «Әгәр минем кабул итмәсәләр? Үз мәдәниятемне күрсәтә алмасам, мин бит табигать баласы», – дип уйлаган идем, ә сез мине кочак җәеп кабул иттегез. Сезнең соклануыгыз һәм кайнар алкышларыгызга күмелүемә 8 ел булды.
Чыгышларым өчен костюмнарны мин һәрвакыт үзем тегә идем. Якут мәдәниятең колоритын күрсәтергә тырыштым. Әлеге максатыма ирештем дип уйлыйм.
«Боссым» Илсөя Бәдретдиновага чиксез зур рәхмәтлемен. Син мине үз кызыңдай кабул иттең, өйрәттең һәм артист итеп үстердең. Син минем тормышымдагы остазым һәм иң зур терәгем. Синең өчен бизәнү әйберләре ясау минем өчен зур дәрәҗә. Мин бу эш белән алга таба да дәвам итәчәкмен.
Зур гаиләм – ИБ бандасын бик яратам. Без бергәләп бик күп нәрсә аша үттек. Бу хакта аерым китап язып булыр иде.
Мин сезнең белән хушлашмыйм. Сәхнәдә чыгышлар ясамасам да, үз эшемне дәвам итәм һәм минем күңелем сезнең янда булачак. Китүемнең сәбәбен тиздән үзегез аңларсыз, – дигән ул.
Илсөя Бәдретдинова Айысхаанага: «Кызым, мин сине бик яратам. Барысы да яхшы булачак», – дип юаткан. Айысхаанага бик күп кенә җылы комментарийлар калдырганнар. Статусларына караганда артист хәзерге вакытта Ялтада ял итә. Язылучылары арасында Айысхаана сәхнә тормышын гаилә тормышына алыштырган дип фаразлаучылар да бар.
"ВТ"га биргән интервьюсында Айысхаана: "Татар егетенә кияүгә чыксам, әти-әнием шат булыр", – дигән иде.
https://vatantat.ru/2021/07/59688/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез