Казан мэриясе хәрби хезмәткәрләр өчен махсус йөк төягән фура озатты. Йөкнең чираттагысы квадрокоптерлар, кросс мотоцикллары, радиостанцияләр, “Нива” автомобильләреннән, күп кенә башка техника һәм җиһазлардан гыйбарәт.
Кирәк-яраклар исемлеге хәрби хезмәткәрләрнең шәһәр җитәкчелегенә мөрәҗәгатьләре буенча булдырылган. Казаннан хәрбиләргә йөкнең чираттагысын җибәрүне шәһәр мэры Илсур Метшин шәхсән контрольгә алган.
“Җиңү көне алдыннан Казанның дүрт полкына махсус йөк озатабыз. Биредә җиңүне якынайту өчен кирәкле машиналар, мотоцикл, квадрокоптер, прицеллар – барысы да бар. Хәрбиләребез сораганны шундук юнәтеп җибәрү ягын карыйбыз. Хәрби хезмәткәрләр белән, шул исәптән аларның гаиләләре белән даими элемтәдә торабыз. Барысын да якыннан беләбез. Бүген хәрбиләребезнең рухын күтәрү бик мөһим. Алар тылда гаиләләре һәм балаларының барысы да тәртиптә булуын, игътибар-кайгырту тоеп яшәүләрен белеп торырга тиеш”, – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Шулай итеп, махсус ярдәм Татарстанда булдырылган “Тимер” батальонына, 1233 нче, 1232 нче полкларга һәм 428 нче артиллерия полкына җибәреләчәк. Йөкне шәһәр башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев китереп бирәчәк.
“Zа мирное небо” фонды Казан мэриясе ярдәмендә халыктан 1200дән артыграк ау коралы җыйган. Бу корал дроннарга каршы нәтиҗәле көрәшү мөмкинлеге бирә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез