Илсур Метшин: «Халык ясалма интеллекттан киңәш сорый, ә унитаз белән ничек эш итәргә белми»

Казанның «Водоканал» МУП хезмәткәрләре тугыз ай эчендә шәхси гигиена әйберләре һәм салфеткалар аркасында барлыкка килгән 13 меңнән артык канализация чүп-чарларын чистарткан. Бу көнгә якынча 50 очрак туры килә, дип хәбәр итте предприятие генераль директоры Рөстәм Абдулхаков шәһәр хакимиятендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә.

«Көн саен биш дистә чүп-чар! Бу яшәүчеләрнең җаваплы булмавы нәтиҗәсе. Туры мәгънәдә унитазга нәрсә теләсәләр шуны агызалар. Смартфоннарны кулланырга, ясалма интеллект белән һәр минут саен киңәшләшергә өйрәнгәннәр, ә унитаз белән, шәһәргә һәм шәһәр хуҗалыгына хөрмәт белән карап кулланырга, кызганычка каршы, өйрәнә алмыйлар», – дип аңлатты хәлне Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин.

Абдулхаков шулай ук, Казанда өч квартал эчендә су белән тәэмин итү челтәрләрендә 898 авария һәм су агызу челтәрләрендә 126 авария булганын хәбәр итте. Шәһәрдәге инженер коммуникацияләре һәм корылмаларның тузуы 70% тан артып китә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре