Илүсә Гайфетдинова: «Кулларымда җан биргән каенатамны сагынам»

Балтач районының Чутай авылында күпләргә үрнәк итеп куярлык гаилә бар. Олыны – олы, кечене кече итеп яши алар. Килен белән каенананың җылы мөнәсәбәтен күреп шаккатарлык монда. Илүсә Гайфетдинова иренең әнисен генә түгел, каенатасының сеңлесен дә тәрбияли.

– Төп йортка килен булып төшкәнемне белеп кияүгә чыктым. Үз әнием һәрвакыт бер киңәш бирде – олыларга каршы бер генә сүз дә әйтмә! Менә шушы киңәш белән яшәдем дә инде. Хәер, каенанам да, каенатам да, каенапам да – берсе дә миңа начар булмадылар. Киресенчә, иремнән дә сүз әйттермичә яшәделәр, – ди Илүсә. – Нинди генә эшкә тотынсак та, бергә эшләдек. Каенатам арада иң якыны иде. Бигрәк изге күңелле булды ул. И сагынам үзен. 3 ел элек арабыздан китеп барды, 88 яшендә иде мәрхүмкәем. Кулларымда җан бирде.

Үзенең балаларын да өлкәннәргә игътибарлы булырга өйрәтеп үстергән Илүсә. Ире Рифат белән өч балага гомер биргән алар. Диләрәләре кияүдә икән инде. 24 яшьлек Данил әлегә өйләнмәгән. Ә менә көттереп кенә туган төпчекләре Дилбәргә 10 яшь.

– Хәзер яшьләр бөтенләй башкача. Тәрбиягә дә карамый. Олырак балаларга сүз керә әле. Менә кечерәкләре үз дөньясы белән яши. Аларга карап-карап торам да: «Миндәге сабырлык икән!» – дим. Ә бит гомер итә башлагач, сабырлык бик кирәк, – ди ул. – Ирем Рифат төче телле булмады. Яратам дип әйтми ул, матур сүзләр дә яудырмый. Бер-береңә булган хисләр яши-яши сынала. Өч бала үстереп, тату гына яшәвебез – ярату инде ул.

Илүсәнең каенанасы Фәүзия апа 90 ны узган инде. Быел февраль аенда гаиләләре белән салкын тидереп авырганнар. Менә шуннан өзлегеп калган Фәүзия апа.

– Әни бик матур йөри иде әле. Әллә ни булды аңа. Кинәт кенә бите шешеп чыкты. Операцияләр кичерде. Хәзер күбрәк ятып торырга тырыша. Әмма мин аны җитәкләп өй буйлап йөртәм. Тәннәре язылсын, аяклары оешмасын, дим. Кашыктан ашатам. Әни 3 тапкыр инсульт кичерде. Кабат урынга егылмасын, дип тырышам. Үзем авыргач, операциядән соң янына сакларга бара алмадым. Әнинең янында килендәшем булды. Минут саен: «Илүсә кайда соң ул?» – дип сорап яткан инде әни. «Яратам бит сине», – дип кенә тора, – дип сөйли Илүсә. – Әни 2018 елда бер тапкыр үлемнән калды инде ул. Бозау күрергә дип чыккач, сыер сөзде. Әнине сыер астыннан ничек тартып алганымны да хәтерләмим.  Шөкер, исән-сау калды.

Әминә апага 97 яшь. Ул кияүгә чыкмаган. Болай сәламәтлегеннән зарланмаса да, кайбер көнне Илүсәне танымый аптырый икән.

– Апабыз гомере буе безнең белән яшәде. Бик ачык күңелле кеше ул. Аягында йөри, бер зарланмый. Көн саен матур итеп киенеп куя. Элек бик тырыш, эшчән иде. Мин аның әле дә авыл кешесенә су булсын дип, көн саен бәке ачканын хәтерлим. Үз гомеремдә бер тапкыр балта белән боз чабып карадым да шаккаттым. Аңа шулкадәр күп көч кирәк икән! Әминә апа ачкан бәкедә бөтенебез кер чайкый идек, – ди Илүсә.

Өч әбиле булу бәхете тәтегән Дилбәр, әнисеннән күреп, өлкәннәрне бик тәрбияли икән. Әгәр алар елмайса, ашаса, бик сөенә, ди.

– Мин мәктәптән кайтканчы, әбиләр әйбәт торырмы икән, дип борчылып бетә. Инде аңлатып та карыйм. Үз сүзе – сүз: әбиләрен озак яшәтәсе килә, – ди Илүсә. – Барыбыз да шул теләктә. Аллаһы Тәгалә күпме гомер биргәндер инде. Иремнең нәселе озак яши аның. Яшәсеннәр генә. Үз әти-әнием дә исән-сау. Әнием колхозда эшләгәндә имгәнде. Табиблар 7 ел гомер биргәннәр иде. Шөкер, яши! Мин каенанама да рәхмәтле, әниемә дә! Берсе дөрес киңәш бирде, икенче кызы итеп яшәтте. Шуңа да аларга гел яхшылык эшлисе килеп тора.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре