Шурайх казый: «Миңа берәр бәла килсә, аның өчен Раббыма дүрт мәртәбә шөкер кылам: ул бәладән дә зуррагын бирмәгәнгә; авырлык биргәннән соң аңа каршы торырдай сабырлык белән бүләкләгәнгә; әҗер-савапка өметләнеп, «иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун» дип әйтергә насыйп иткәнгә һәм миңа килгән сынау иманым-динемә кагылмаганга», – дигән. Тормыштагы авырлыкларга карата сабыр булу бик зур көч сорый. Әмма Аллаһы Тәгалә, сабыр итүчеләрнең әҗере үлчәүләргә салынмыйча, хисапсыз биреләчәк, дип вәгъдә итә. Сабыр булуның фазыйләтләре һәм аңа ирешү юллары турында безгә Питрәч районының Көек авылы имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрданов сөйләде.
– Коръәндә сабырлык турында бик күп тапкырлар искә алына. Тормыш булгач, төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Дөньяга килгәнче, беркем дә: «Барысы да җиңел була!» – дип әйтмәгән. Әгәр барысы да җиңел булса, кеше аның авырлыгын каян дип белер иде икән? Бу – Аллаһы Тәгаләнең хикмәте. Шуның өчен без Аллаһы Тәгаләдән килгән көндәлек сынауларга сабыр итәргә әзер булырга тиеш.
Иң зур байлык – иман. Аллаһы Тәгалә безнең кыяфәтебез, дәрәҗә, байлык, нәселебезгә түгел, йөрәгебездә булган иманыбызга карый. Инде иманны саклауда да сабырлык күрсәтергә тиешбез. Рәсүлебез: «Тәнгә баш ничек кирәк булса, иманга сабырлык шулай кирәк. Сабырлык бетсә, иман китәчәк», – дигән. Килгән кайгы-хәсрәт, бәла-каза, авыру, кыенлыкларга да сабыр итә алуыбыз мөһим.
– Сабырлык – Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт. Ул бөтен кешегә дә бертөрле биреләме икән?
– Раббыбыз Аллаһ Коръәннең «Әл Бәкара» сүрәсендә: «Беркемгә дә көченнән килмәслек нәрсә йөкләмим», – дигән. Безнең дөньяда яшәвебез дә – сынау. Аллаһы Тәгалә һәр кешене төрлечә сыный. Пәйгамбәрләргә һәм дин юлында булганнарга килгән сынау башкаларга караганда да авыррак иде. Шушы авырлыкларны һәм сынауны кичергәндә, бәндә сабырлык дигән дәрес ала. Бер кеше еш кына: «Йа Раббым, сабырлык бир!» – дип әйтә торган булган. Һәм аңа яңадан-яңа авырлыклар килеп кенә торган. Шуларга чыдамыйча, аптырап, хәзрәткә барган да: «Нишләп мине Аллаһы Тәгалә һаман кыенлыклар җибәреп сыный?» – дип әйткән. Хәзрәт аннан: «Син Аллаһтан үзеңә нәрсә сорыйсың?» – ди икән. Теге: «Сабырлык», – дип җавап кайтара. «Шуңа күрә, синдә сабырлык сыйфатын булдыру өчен, Аллаһ авырлык бирә дә инде. Раббыбыздан гел җиңеллек сорарга кирәк», – дип, хәзрәт аңа хикмәтле дәрес бирә.
Аллаһ үзенә дога белән мөрәҗәгать итүчеләргә һичшиксез җавап бирәчәк. Догасы да бар. «Рабби йәссир үә ләә тугассир сәһһил галәйнәә йәә Рабби үә тәммим билхайр», ягъни «Раббым! Җиңеләйт, авырайтма, уңайлы ит. Йа Раббым, хәере белән тәмамла», – дип сорарга кирәк.
– Дин галимнәре, иманның яртысы – сабырлык, икенче яртысы – шөкер итү, ди. Бу ике сыйфатны Аллаһы Тәгалә каршында иң күркәме дип аңларга кирәкме?
– Беренчедән шуны әйтергә кирәк: Аллаһы Тәгаләнең 99 күркәм исеме бар. Шуларның берсе булган Әс-Сабур исеме «Аллаһ сабыр» дигәнне аңлата. Дөньяда күпме халык көне-төне начарлыкны, бозыклыкны бертуктаусыз кыла. Ләкин Аллаһ шуны күреп, белеп, сабыр итә, җәзаны кичектерә, аларның төзәлүе, туры юлга басуы өчен вакыт бирә. Әш-Шәкүр исеменең мәгънәсе рәхмәтле булуын аңлата. Кешеләрнең күбесе үзләрендә булган нигъмәтләрне күрмиләр һәм гел зарланалар. Аллаһка шөкер әйтүчеләр бик сирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: «Аз булуга риза булсаң, иң бай кешеләрдән булырсың», – дип әйткән. Кем булганына риза, шул бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Шуның өчен сабырлык һәм шөкер итү кебек сыйфатларны Аллаһы Тәгалә аеруча ярата. Чөнки кеше булганы өчен шөкер итә, ә булмаганына риза булып, сабырлык күрсәтә.
– Бигрәк тә кайсы очракларда сабыр итү кирәк ?
– Аллаһының әмерләрен үтәгәндә, хәрамнардан, ягъни Раббыбызның тыйган эшләреннән тыелганда һәм бәла-казалар булганда безгә иң элек сабырлык дигән нигъмәт кирәк. Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам: «Ахырзаман алдыннан дин тоту утлы күмер кебек булыр. Тотсаң пешерер, җибәрсәң сүнәр», – дигән. Шуның өчен Аллаһының әмерләрен үтәгәндә сабырлык белән бергә тәкъвалык, ягъни Аллаһтан курку да кирәк. Адәм баласы зәгыйфь булып яралтылган. Хәзерге вакытта дөнья буенча бөтен бозыклыклар ачыктан-ачык булганга күрә, кешеләргә гөнаһлардан тыелу авыр. Аның өчен шулай ук сабыр булу да таләп ителә. Бәла-казаларны җиңәр өчен, сабырлык белән беррәттән, үзебездә ихтыяр көче булдырырга кирәк. Монда дин ярдәм итә ала. Чөнки кешеләрнең күбесе, авыр сынаулар үткәч, Аллаһка якыная һәм динне өйрәнеп, аның буенча яши башлый.
– Гаиләдәге мөнәсәбәтләрдә дә беренче чиратта сабырлык кирәктер?
– Гаилә нык булсын өчен, ике як та да бер-берсен хөрмәт итәргә, аңлашып яшәргә, ә иң мөһиме: сабыр итәргә тиеш. Хәзерге вакытта бу бигрәк тә мөһим. Чөнки гаилә таркалуның бер сәбәбе – тормыштагы авырлыкларга сабыр итмәү.
– Сабырлыкны сары алтынга тиңләү дә түземлекнең әҗере күп булу белән бәйледер.
– Һәр нәрсәнең ачкычы була. Әйтик, намазныкы – тәһарәт, хаҗныкы – ихрам, уразаныкы – ният, әмма дөньяда һәр җиңүнең ачкычы – сабырлык. Моның бер мисалын пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәллам белән бәйле вакыйгадан күреп була. Һиҗрәтнең алтынчы елында Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам 1400 сәхабә белән бергә Мәдинә шәһәреннән чыгып, Мәккәгә барып кече хаҗ кылырга дип юлга чыга. Мәккәдәге Корәеш кешеләре Сухайл ибн Амрны алар белән сөйләшергә җибәрәләр. Шунда үзара килешү төзелә. Бу килешү Ходәйбия солыхы дип атала. Шушы килешү буенча мөселманнар кече хаҗны икенче елга гына үтәргә тиеш була. Әлбәттә, моны ишетеп, сәхабәләр көенә һәм каршы булалар. Беренчедән, шулкадәр ерак араны үткәннәр. Икенчедән, Мәккәгә җитәргә бераз гына ара калган. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең хикмәте сәхабәләрне сабырлык белән тәрбияләү иде. Бу сынау аларга ничек кенә авыр булса да, алар аны Аллаһның рәхмәте белән уздырдылар. Бу мөселманнар өчен яхшы сабак иде. Шушы вакыйга Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам һәм сәхабәләр өчен зур җиңү китерә. Ике ел эчендә мөселманнарның саны күбәя. Аллаһ ризалыгы өчен сабыр итсәң, аның нәтиҗәсе сары алтынга караганда да кыйммәтлерәк булачак.
– Әюп галәйһиссәламне дә сабырлык үрнәге дип карыйлар. Аның турында да сөйләгез әле.
– Әюп галәйһиссәлам бик ярдәмчел, кунакчыл, һәркемгә ачык йөзле булган. Туганнарның хакларын үтәп яшәгән. Бай һәм мул тормышта яшәвенә карамастан, Аллаһка гел гыйбадәт кылган. Бервакыт шайтан Аллаһка әйтә: «Әюп галәйһиссәлам бай булганга һәм җитеш тормышта яшәгәнгә күрә генә сиңа гыйбадәт кыла», – ди. Шунда Аллаһ шайтанга иреклек бирә. Бер мизгел эчендә Әюп галәйһиссәламнең җирләре яна, авыру таралып, терлекләре кырыла, өч хатыны белән балалары да авырып, вафат булалар. Әмма Әюп галәйһиссәлам Раббысына тагын да ныграк гыйбадәт кыла башлый. Иблис яңадан Аллаһка: «Дөреслектә саулык ул – иң зур байлык. Сәламәт булганга күрә, Әюп галәйһиссәлам Сиңа гыйбадәт кылудан туктамый», – ди. Аллаһ шайтанга тагын иреклек кыла. Әюп галәйһиссәлам махау авыруы белән чирли башлый. Андый хаста белән дөньяда бер кеше дә авырмаган була. Кешеләр Әюп галәйһиссәламнең чиреннән куркып, аңа авылдан китәргә кушалар. Шулай итеп Әюп галәйһиссәламнең тәне череп, бер ит кисәге дә калмый. Хатыны Рәхимә аңа: «Аллаһтан үзеңә шифа сора», – ди. Әюп галәйһиссәлам: «Сиксән ел сәламәтлек һәм байлык эчендә яшәдем, 18 ел гына хасталанам. Шушы Аллаһтан килгән авырудан шифа сорарга оялам», – дип җавап кайтара. Аптыраган Иблис, Әюп галәйһиссәлам янына килеп: «Аллаһы Тәгалә синнән байлыгын да ала, үзеңә авыру да бирә, кешеләр дә сине туган җиреңнән куалар, ни өчен син Аңа гыйбадәт кыласың?» – дип сорый. Әюп галәйһиссәлам аңа: «Мин бай һәм сәламәт чагымда Раббыма гыйбадәт кылырга вакыт әз кала иде. Инде хәзер мин тулысынча Аллаһка бирелеп, Аңа гыйбадәтне үтим», – ди. Менә бу мисал безгә чын сабырлыкның асылын күрсәтә. Хәзерге вакытта кешеләрнең күбесе дин буенча яшәргә вакытым юк дип, мең сәбәп табып акланалар. Маллары була торып, аны азсыналар. Әюп галәйһиссәлам исә бөтен халәттә дә Аллаһка шөкрана кылучы иде. Менә шушы Әюп галәйһиссәламнән үрнәк алып, Аллаһка якынаерга, дин буенча яшәргә Раббыбыз безгә насыйп итсен. Әмин.
Дилбәр Гарифуллина
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез