Актаныш районында Россиянең иң яхшы агрономы эшли. «Нигез» хуҗалыгы хезмәткәре Рузил Зәкиев Мордовиядә узган илкүләм бәйгедән зур җиңү белән кайтты. Уңыш серләре һәм эшчәнлеге турында белгечнең үзеннән сораштык.
– Әлеге бәйге башта Татарстанда узды. Минем күрсәткечләрем яхшы булгач, федераль этапка җибәрделәр. Анда да бөтен илдән килгән белгечләр белән көч сынаштык. Көндәшләр көчле булса да, сынатмадым шикелле, – диде Рузил бәйге турында сөйләгәндә.
Бәйге гамәли һәм теоретик өлештән торган. Агрономнар туфрак составы, корткычлар, бөртеклеләр буенча белемнәрен күрсәткән.
– Беренче көнне сигез сәгать басуда эшләдек. Икенче көнне 80 сораудан торган тестны чиштек һәм гамәли эш башкардык. Катлаулы булды, тик ерып чыкмаслык түгел иде, – ди Рүзил.
Ул 19 ел төрле хуҗалыкларда агроном булып эшләгән. Шушы еллар эчендә туфрак та шактый үзгәргән, эш алымнары да заманчалашкан.
– Дөнья гел хәрәкәттә. Авыл хуҗалыгы гына үзгәрешләрдән читтә кала алмый. Интернет, цифрлаштыру – болар барысы да бар. Дөрес, араларында яхшы дигәннәре дә, безгә бик үк туры килеп бетмәгәннәре дә бар. Соңгы елларда дрон белән эшләү артты. Басу-кырларны шулар ярдәмендә тикшерү, химикатлар сибү эшләрне җиңеләйтте. Техниканы да читтән торып кына йөртергә, сыерларны да роботлардан гына саудырырга өйрәнеп киләбез. Күпчелек техника белән эшләү, аларны көйләү җайланды. Кеше көче кими, техниканың егәрлеге арта. Аларын да күрми калырга ярамас. Элек 15–20 трактор йөргән басуда хәзер 5 трактор эшли. Егетләргә рәхмәт, үз эшләрен намус белән, сынатмыйча эшлиләр. Авыл хуҗалыгы цифрлашса да, бары тик кеше генә башкара алырдай эшләр дә күп әле. Әйтик, робот-тракторлар булса да, алар тигез җирдә генә йөри белә. Шулай булгач, эш һәркемгә дә җитә: кешегә дә, роботка да, – ди Рүзил.
Белгеч әйтүенчә, үзгәрешләр техника көченә генә түгел, туфрак сыйфатына да йогынты ясый.
– Россиядә дә, Татарстанда да туфрак сыйфаты начарлана. Чөнки аннан күбрәк файда алырга, эшкәртергә, акча эшләп калырга тырышабыз. Шул ук вакытта аның уңдырышлылыгын, составын бик кайгырта белмибез. Дөресен генә әйткәндә, күпләрнең теләге дә юк шикелле, чөнки аның өчен акча кирәк, – ди белгеч.
Шушы сәбәпләр чәчә торган культураларга да карашны үзгәрткән.
– Элек планлы икътисад белән эшли идек, бөтен кешегә дә арпа һәм бодай кирәк иде. Хәзер әлеге культураларга ихтыяҗ бетте диярлек, шуңа күрә хуҗалыклар акча китерә торган башка культураларны (көнбагыш, кукуруз, рапс, ясмык, җитен) чәчә башлады. Ә аларның кайберләре туфракка зыян сала. Шуңа күрә безгә җирне кайгыртырга өйрәнергә кирәк әле. Ә бу эшләр акча сорый. Тик бүгенге вазгыятьтә ниндидер зур эшләр башкарып та булмый. Авыл хуҗалыгының чыгымы зур, кереме азрак. Шул ук вакытта бүген базарда зур ихтыяҗга ия булган культура икенче елга бөтенләй отышлы булмаска мөмкин. Алдан фаразлау мөмкин түгел, – ди агроном.
Үстерә торган культураларның үзгәрешенә климатның җылынуы да тәэсир итә, дип саный Рүзил Зәкиев.
– Әле ничә ел элек кенә бездә көнбагыш үстереп булмый, өлгерми иде ул. Кукурузның да җитешкәне юк иде. Хәзер анысы да суктырып алырдай булып өлгерә. Агрономиядә тагын да зуррак үзгәрешләр булыр иде, тик барысына да финанс мөмкинлекләре кирәк шул. Хәзерге вазгыятьтә нидер үзгәртү, яңалык кертү авырдан бирелә. Шуңа күрә әлегә булган мөмкинлекләрне файдаланып, булдыра алганча тырышып эшлибез. Быелгы уңышлар да яхшы. Көзге бодайларны җыеп бетердек, хәзер арпа суктырабыз. Алынган кадәрен начар дип әйтеп булмый. Безнең хезмәттә иң авыры – беренчедән, һава торышын, табигатьне фаразлап булмау. Икенчедән, базарда ихтыяҗ булачак культураны алдан чамалау уңайсыз. Билгесезлек белән эшләргә туры килә. Авырлыклар булуга карамастан, мин җирне, хезмәтемне бик яратам. Җир сулышын тоеп эшләү, аның мөмкинлекләреннән дөрес файдалану күңелне күтәрә, эшләргә көч өсти, – ди Россиянең иң яхшы агрономы.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез