Газетага язылу

Иң яхшы татар теле укытучысы Резидә Курамшина: «Җиңәргә түгел, тәҗрибә тупларга дип бардым»

Заманча технологияләр чынбарлыкны үзгәртә, әйләнә-тирәбез яңара. Әмма шул шаукымда дөнья артыннан куганда, һәрберебезнең күңелендә мәдәни код яши. Бу безне тамырларыбыз белән бәйләүче һәм көч бирә торган нигез.

Иң яхшы татар теле укытучысы Резидә Курамшина: «Җиңәргә түгел, тәҗрибә тупларга дип бардым»
Фото: mon.tatarstan.ru

«Ел укытучысы –2026» бөтенроссия бәйгесендә иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын бүләкләгәндә әнә шундый сүзләр яңгырады.

Беренче урынга Казандагы 11 нче күп профильле лицей татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә  Курамшина лаек булды.

– Әлеге конкурска беренче урын алырга түгел, беренче чиратта, тәҗрибә тупларга дип килдем. Башка укытучыларның эш алымнарын өйрәнү ошады.  Укучыларны кызыксындыру өчен без заман белән атларга тиеш. Заманча технологияләр, уен алымнарын куллану балаларда татар телен өйрәнүгә карата кызыксыну уята, – ди Резидә Курамшина.

Татар теле укытучыларының хезмәтләрен бәяләгән халык укытучысы Рәсимә Шәмсетдинова әйтүенчә, бәйгедә катнашучылар яңа юнәлешләрне алган. Ясалма фәһем, эмоциональ интеллект, уку грамоталылыгына өстенлек биргәннәр.  

– Фикер тирәнлеге бар, телләре бай.   Шунысы куанычлы: татар теле укучылары бер-берсенә ярдәм итеп, уңышларына сөенеп яши белә, – диде ул. 

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2026» номинациясе лауреатларын, җиңүчеләрен Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин котлады.

«Сез – киләчәкне төзүчеләр, милләтнең киләчәген кайгыртучылар», – дип, укытучыларга рәхмәтен җиткерде ул. Икенче урынны Чаллы шәһәренең 79 нчы лицей-интернатыннан Илзам  Хаҗиев, өченче урынны Мамадыш районындагы 2 нче лицей мәгариф үзәгеннән Зәлия  Гыймазова алды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре