• Фото: mon.tatarstan.ru

“Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы” бәйгесе финалында Татарстаннан Айсылу Мөхәммәтова катнаша

7-14 сентябрьдә Бурятиядә “Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабы уза. Анда илнең 87 төбәгеннән 120 укытучы һәм тәрбияче (37 тел буенча) катнаша, дип хәбәр ителгән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.

Бәйгедә Казан шәһәре Яңа Савин районы “Ресурс” 146 нче лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы – “Иң яхшы татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы-2025” бәйгесендә җиңгән Айсылу Мөхәммәтова катнаша.

Айсылу Марат кызы “Методик остаханә” конкурсында уңышлы чыгыш ясаган. Аңа әле тагын дүрт конкурс сынавында – “Дәрес”, “Сыйныф сәгате”, “Мастер-класс” сынауларында һәм профессиональ дискуссиядә катнашырга кирәк булачак.

Йомгаклау этабында катнашучыларны, конкурс сынауларыннан тыш, экспертлар белән очрашулар һәм бик бай мәгариф-методик программа көтә. Сынаулар педагогларга туган телләрне укытуның яңа стратегиясен булдыруга ярдәм итәрдәй уңышлы методикалар, технологияләр һәм укыту алымнар белән танышу мөмкинлеге бирәчәк.
Бөтенроссия һөнәри бәйгесе Россия Федерациясе Мәгърифәт министрлыгы тарафыннан 2022 елда гамәлгә куелган. Бәйге операторы – Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты.

Исегезгә төшерәбез: узган елда әлеге бәйге финалы Казанда узды. Йомгаклау этабында 112 педагог катнашты. Бәйгедә Бурятиядән бурят теле укытучысы Светлана Раданжапова җиңде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре