Иң кирәкле кеше кем?

Иң кирәкле кеше кем? Менә бу сорау дөрес түгел. Бу мине надан, тормыштан артта калган, трендларның ни икәнен дә белмәүче динозавр итеп күрсәтә.

Элек кенә ул: «Кеше – иң кадерле зат. Дөньяда иң кыйммәте – кеше гомере» – дип өйрәтә торганнар иде. Без шуңа ышана идек. Чын күңелдән. Хәзер алай түгел. Чебен үтергәнегез бармы? Бардыр инде. Нинди тойгы кичерәсез? Һәрхәлдә: «Аһ, мин бүген чебен үтердем бит, табигатьнең тигезлеген җуйдым, бер җан иясен харап иттем...» – дип йоклый алмыйча төннәр буе үкенеп, күңел газабы кичереп, боргаланып яткан кеше юктыр. Менә шулай. Хәзер кеше гомеренең бәясе чебеннекеннән артык аерылмый. Кешенең кеше, акыл яки талант иясе булуы да мөһим түгел. Синең акыл берәүгә дә кирәкми. Менә сез ничә ел яшисез? Шул вакыт эчендә берәр кешенең акыл сорап килгәне бармы? Юк. Талант сораганнары бармы? Миңа килгәннәре юк. Кешеләргә сезнең эшегез, шул эшегезнең нәтиҗәсе кирәк. Димәк, барысы да һөнәргә барып тоташа. Ниндидер һөнәрегез бар икән, кулыгыздан нәрсәдер килә икән, сез кемгәдер кирәк. Юк икән – юк. (Гафу итеп тормасагыз да ярый.)

Димәк, кешенең кешелеге аның һөнәре белән билгеләнә. Минем сорауны да, иң кирәкле һөнәр нинди, дип аңлау дөресрәк. Моны ачыклау бер дә кыен түгел бугай. Белдерүләргә күз салсаң, бүген бөтен дөнья тутырып кибетләргә – сатучы, төрле оешмаларга – каравылчы... «Охранник» дияргә кирәк бугай, каравылчы матур яңгырамый... Идән юучы, базарларга – ит чабучы, җыештыручы һәм башкаларны эзлиләр.

Бер җирдә дә акыл яки талант иясе эзләмиләр. Берәр җирдә «Филология (философия, математика, физика...) фәннәре докторы таләп ителә!» дигән белдерү күргәнегез бармы? Юк. Яки: «Талантлы язучы таләп ителә...» Юк. Язучылар бүген мыжгып тора. Хәзер бармагы булган бөтен кеше дә яза. Бармагы булмаганнар ничек язарга өйрәтә. «Китап укучылар азая», – дип зарланалар. Кая булып беткән соң ул элек мыжгып торган китап укучылар? Юк инде, үлеп бетмәгәннәр. Алар язучы булып киткән. Алар хәзер укымыйлар. Хәтта үзләре язганны да укып тормыйлар.

Җырчылар белән дә шулайрак. Менә берәрсеннән сорап карагыз: «Яраткан җырчың кем?» – дип. Ул җавап бирми. Җавап бирә алмый. Чөнки аның яраткан җырчысы да, җыры да юк. Үзеннән башка. Тик кычкырып әйтә алмыйлар. Мин – язучы, мин кычкырып әйтә алам: «Иң яраткан язучым – Марат Кәбиров, чөнки ул мин укырга теләгән нәрсәләрне яза». Алар әйтә алмый. Тыйнаклыклары комачаулый. Җырчыларга хәзер бик авыр. Менә элек «җыр-моң сөючеләр» дип әйтә торган идек бит. Шул «сөюче»ләрнең иренми торганнарының барысы да сәхнәгә менеп бетте. Иренгәннәре олгайдылар, концертка йөрергә дә иренәләр. Тамашачы булып, җыр-моң сөймәүчеләр генә калды. Нәрсә җырласаң да, гаеп табалар. Яратмыйлар. Ә яраттырырга кирәк. Хәзер җырчы үзе теләгәнне түгел, ә тамашачы яратырга мөмкин булган җырны җырлый.

Шундый хәлләр менә. Бу заманда акыл, сәләт, фән һәм сәнгатькә бәйле бер һөнәрнең дә дәрәҗәсе юк. Әлбәттә, бу бик зур фаҗига түгел. Мин сезгә хәзер иң зур серне чишәм. Бүген дә, һәм беркайчан да абруен җуймый торган һөнәрләр бар. Юк, алар нефть яки газга бәйле түгел. Ул тирәгә баш тыгу өчен беркайда да эшләмичә яшәрлек дәрәҗәдә бай булырга кирәк. Ә менә мин әйткән һөнәрләр һәркемнең кулыннан килә.

Теш табибы. Гади табиб, әйтик, хирург синең сукыр эчәгеңне кисеп ала. Син аңа бу чир белән кабат килмисең. Бетте. Ә теш табибы... Бер кешедә утыз ике теш бар. Бер кеше сиңа утыз ике тапкыр килеп, акча түләп китәргә мөмкин. Сизәсезме җилнең кая таба искәнен?

Электрик. Бензинсыз да, газсыз да торып була. Хәтта ашар ризыгы, эчәр суы бетсә дә, кеше түзә ала әле. Электр өзелсә, бөтен нәрсә өзелә. Эш кораллары туктый, тупланган ризык сасый башлый, дөнья караңгылана... Барысы да туктап кала. Иң мөһиме интернет өзелә. Син хәтта күршең белән дә сөйләшә алмыйсың – чат эшләми. Электр өзелсә, хәтта теш табибы да туктап тора.

Шулай булгач, безнең дөньяда иң кирәкле кеше игенче дә, малчы да, нефтьче дә, газчы да түгел, ә электрик. Ахыргача укуыгыз өчен рәхмәт. Бәхетле, бай, сау-сәламәт булыгыз, электр энергиягез беркайчан да өзелмәсен.

Марат Кәбиров

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре