Быелның өч ае йомгаклары буенча Татарстан илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 4,8 миллиард сум (еллык күләмнең 11 проценты) тоткан. Финанс министрлыгы хәбәренә караганда, иң күп акча «Гаилә» (3,5 миллиард сум), «Яшьләр һәм балалар» (914,2 миллион сум), «Озын һәм актив гомер» (131,1 миллион сум), «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» (120,9 миллион сум) кебек илкүләм проектларга юлланган.
Быел 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга республика бюджетында 44,6 миллиард сум акча каралган. Шуның 24,7 миллиарды – федераль бюджеттан, 19,9 миллиард сумы – Татарстан казнасыннан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез