Татарстанда “Милли мультфест” балалар кинофестивале дәвам итә. Әлеге фестивальдә катнашу өчен гаризаларны 15 октябрьгә кадәр җибәрергә мөмкин. Гомуми приз фонды – 1,7 млн сум.
Бүгенгә кадәр фестивальгә 400гә якын бала гариза җибәргән инде. Катнашучылар үз эшләрен «Татарча анимацион фильмнар» һәм «Балалар өчен татарча кыска метражлы фильмнар» номинацияләренә тәкъдим итә ала. Кинофестивальдә аерым коллективлар да, 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге авторлар да катнаша ала.
Кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, мультфильмнар татар телендә генә түгел, Татарстанда яшәүче башка халыкларның телләрендә дә булырга мөмкин.
– Ләкин без өстенлекне татарча мультфильмнарга бирәчәкбез, – дип ассызыклады ул фестивальгә багышланган матбугат очрашуында. – Әлеге фестивальне өч ел элек беренче мәртәбә оештырганда, бу эшкә шикләнеп кенә алынган идек. Юкка булган икән: әлеге өлкә белән кызыксынучы балалар шактый. Узган ел без 465 гариза кабул иттек. Әле менә быелгы фестивальгә гаризалар кабул итү төгәлләнмәде – инде 400гә якын кеше катнашырга теләк белдерде.
Фестивальдә җиңүчеләрнең исемнәре ноябрьдә билгеле булачак. Беренче урын алган автор яисә коллективка 100 мең сум күләмендәге приз каралган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез