Республикада грипп һәм ОРВИ йоктыру очраклары арта.
Татарстанда вируслы инфекцияләр йоктыру очраклары арту күзәтелә. Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, барлык йогышлы авыруларның 90 проценттан күбрәге грипп һәм башка кискен респиратор вируслы инфекцияләргә (ОРВИ) туры килә.
– Чирләүчеләрнең артуы салкын чор җитүгә бәйле. Чирнең иң югары ноктасы гадәттә кышкы айларга туры килә, – дип аңлатып үткәннәр идарәнең матбугат хезмәтеннән.
Республикада ОРВИ һәм гриппның 12 822 очрагы теркәлгән. Бу – узган елның шушы ук чорындагыга караганда 13,7 процентка кимрәк. Санитар табиблар сүзләренә караганда, чир декабрь азагында, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан көчәергә мөмкин.
Татарстанда, гадәттәге вируслы инфекцияләрдә тыш, үпкә ялкынсынуы һәм кызамык “дәвам итә”. Барлыгы 283 кеше кызамык йоктырган. Узган елдагыга караганда ике тапкыр зуррак сан бу. 1,5 мең чамасы кеше исә үпкә ялкынсынуы белән чирләгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез