Чаллыда «Лада» автомобилен йөртүче юл бирмәгән һәм 17 яшьлек яшүсмер идарә иткән питбайк белән бәрелешкән.
Чаллы гимназиясе укучысы һәм аның белән бергә булган 18 яшьлек пассажир кызны күпсанлы сынулар белән хастаханәгә китергәннәр.
Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, ел башыннан мототранспорт белән юл-транспорт һәлакәтләре саны өч тапкырга арткан. 13 юл һәлакәтендә 14 кеше зыян күргән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез