Россиядә вазгыятьнең кызганыч ягы шунда: кайчандыр бюджетка мул акча яудырган тармаклар бүген үзләренә ярдәм сорый. Безнең «патриот»лар Көнбатышта энергия чыганакларына бәяләрнең югарылыгы, хәлнең мөшкеллеге уңаеннан быргы кычкыртканда, «бумеранг» үзебезнең тез астына суга. Чимал экспортлау аяныч рәвештә кими, бәяләре төшә, транспортлау чыгымнары арта. Тышкы сәүдә «өч тиенлек куян, биш тиенлек зыян»ны хәтерләтә. «Россия күмерен экспортка сату барлык юнәлешләр буенча да, шул исәптән көнчыгыш юнәлештә дә зыян демонстрацияли», – ди энергетика министры урынбасары Дмитрий Исламов. (Стиль өчен гафу үтенәм, ул минеке түгел, чиновникныкы.) Түрә бер нәрсәне әйтеп бетерми: ташкүмер көнчыгыш юнәлештә генә диярлек сатыла да инде, шуның өчен зыянлы да. Бердән, башка сатар урын булмагач, көнчыгыштагы бер дус державаның диктатына буйсынырга туры килә: ул куйган түбән бәядән сатасың... Икенчедән, логистика кыйммәткә төшә.
«Газпром» белән дә хәл шундый ук. Бүген «Газпром» саклагычларында 60 миллиард кубометр газ сатып алучы тапмый тулып ята. Куярга урын бетте. Монда вазгыять тагын да аянычрак, чөнки дөнья базарында газга бәяләр рекордлы югары, әмма ул бәйрәмгә безне кертмиләр. «Тешсез санкцияләр» тешләве дә авырттыра әле монда: «Газпром» инәлеп хөкүмәттән ярдәм сорый. Ярдәм итми булмый: монополиянең салымнары киметелә, бюджетка керәсе триллионнар керми. Әмма бу гына да булышмый. Энергетика тармагын коткару өчен тарифларны күтәрергә туры килә. Июльдән тарифларның рәсми инфляцияне күпкә узып артуын барыбыз да беләбез. Минималь пенсиягә яшәгән пенсионерлар кызганыч.
Энергия чыганакларына түләүләр бизнес өчен гади халыкка караганда күпкә масштаблырак арттырыла. Электр энергиясенә бәяләр сәнәгать предприятиеләренә 20 проценттан да күпкәрәк үсүен яза «Коммерсантъ». Россия җитештерүчеләренең чит илнекеләрдән бер өстенлеге бар иде: энергия чыганакларына бәя түбән булды. Бу өстенлек бетерелә. Белгечләр беравыздан, тарифлар җитештерелгән продукция бәясенә өстәләчәк, диләр. Шунысы кызык: бу энергия чыганакларының үзкыйммәтен дә үстерәчәк, чөнки җиһазлар бәясе, башка чыгымнар артачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез