Газетага язылу

Иннополиста яңа ИТ-хаб ачылды

Иннополиста урнашкан Н.И. Лобачевский исемендәге технопаркта яңа ИТ-хаб ачылды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов катнашты.

Хаб белгечләре Data-платформа, документлар һәм хезмәт күрсәтү платформаларын, шулай ук Т-банк хезмәтләре продуктларын үстерәчәк. Командада 250 кеше эшләячәк. Хабта сөйләшү бүлмәләре, зум-кабиналар, flex-зоналар һәм эшләү өчен аерым урыннар бар. Офис шулай ук төрле шәһәрләрдән килгән җитештерүчеләр очрашулары, стратегик сессияләр һәм һөнәри чаралар өчен мәйданчык булачак, дип планлаштырыла.

– Компания биредә 2017 елдан бирле эшли һәм шул вакыт эчендә безнең мәгариф өлкәсе белән хезмәттәшлек булдырды. Иннополис Университетының 104 студенты биредә стажировка үткән, шуларның 61е анда эшләвен дәвам итә. Булачак белгечләрне әзерләү Иннополис лицеенда ук башлана: хезмәткәрләр белем бирү чараларында катнаша, университетта төрле дисциплиналар укыта. Иннополисны төзегәндә без нәкъ менә шундый модельне күз алдында тоттык: бизнес өчен квалификацияле кадрлар әзерләнә, яшь белгечләр алдынгы технологик компанияләрдә карьера төзү мөмкинлеге ала, ә шәһәр – үсешнең яңа ноктасы. Безнең өчен яшь белгечләрнең республикабызда калуы мөһим, – ди Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов.

Моннан тыш, яңа офиста студентлар коворкингы ачарга ниятлиләр. Анда булачак белгечләр профессионалар белән эшли, тәҗрибә туплый алачак.

– Технологик оешманың һәр яңа офисы артында Иннополиска эшләргә гаиләләре белән күченеп килгән кешеләр тора. Шәһәр аларның һөнәри ихтыяҗларына гына түгел, көндәлек ихтыяҗларына да җавап бирергә тиеш – безнең бурыч әнә шуны тәэмин итү. 2026 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча Иннополис халкының «бәхет индексы» 100дән 79,6 балл тәшкил итте. Бу – төп күрсәткечләрнең берсе. Бездә тәүлек буе халыкны кайгырту хезмәте – консьерж-хезмәт эшли, ә шәһәр мохитен үстерү буенча карарлар аларның фикерен исәпкә алып кабул ителә, – дип билгеләп үтте Иннополис мэры Илдар Хуҗҗәтов.
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре