Иннополис университетында Татарстан дәүләт хезмәткәрләре өчен “Мәгълүмати иминлек”. Мөһим мәгълүмат инфрастуруктурасы объектлары иминлеге” һөнәри яктан яңадан әзерләү программасы гамәлгә ашырыла башлаган. Ул “Цифрлы икътисад” илкүләм проекты кысасында үткәрелә. Бу хакта республика Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
“Программа буенча 100 кеше белем ала. Болар – дәүләт хакимияте башкарма органнары, муниципаль районнар һәм шәһәр округларының башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, шулай ук оешмаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итүче гади хезмәткәрләр”, – дип аңлатып үтелгән министрлыкта.
 Аларга мәгълүмат иминлеге нигезләрен аңлаталар, мөһим мәгълүмат инфраструктурасы объектларының иминлеген контрольдә тотарга өйрәтәләр. 504 академик сәгатькә исәпләнгән уку декабрьдә төгәлләнә. Программа буенча белем алучылар һөнәри әзерлек турында дипломга ия булачак.
 “Цифрлы икътисад” илкүләм проекты икътисадка һәм социаль өлкәгә тиз генә вакыт эчендә цифрлы технологияләр кертүгә, югары технологияле бизнес өчен шартлар булдыру, илнең дөнья базарында көндәшлеккә сәләтен арттыру, ил иминлеген ныгыту һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез