Административ хокук бозулар турында кодекска (КоАП) яңа төзәтмәләр кабул ителгән очракта “Инстаграм”*нан һәм ябылган башка ресурслардан файдаланган өчен штраф салмаячаклар. Федерация Советының Конституцион комитеты рәисе беренче урынбасары Артем Шейкин “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Биредә сүз интернетта экстремистлык материаллар эзләгән өчен һәм аларга кергән өчен штрафлар турында бара.
“Meta** кушымталарына һәм сайтларга керү генә административ хокук бозу була алмый. КоАПка төзәтмәләр кешеләрнең ябылган ресурсларга керүе өчен турыдан-туры җаваплылыкны билгеләми”, – дип аңлатып үткән Шейкин. Аның әйтүенчә, Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан экстремистлык рухындагы материаллар исемлегенә кертелгән теге яки бу китап яки фильмны белә торып эзләгән һәм тапкан очракта гына җаваплылык барлыкка килә. Шул ук вакытта чит ил агентлары сәхифәләренә керү дә, алар әлеге исемлеккә кертелмәсә, закон бозу булып тора алмый.
Яңа үзгәрешләр интернетта белә торып экстремистлык рухындагы материалларны (экстремистлык рухындагы материалларның федераль исемлегенә кертелгән) эзләп тапкан һәм аларга кергән өчен (шул исәптән төрле программалардан файдаланып) 3-5 мең сум күләмендә штраф каралган.
Моннан тыш ябылган ресурсларны ачу программаларын рекламалау өчен гражданнар 50 меңнән 80 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар 80 меңнән 100 мең сумга кадәр, юридик затлар 500 мең сумга кадәр штрафка тартылачак.
Бүгенгә экстремистлык рухындагы материалларның федераль исемлегенә 5 473 материал кертелгән. Алар арасында – җырлар, язмалар, фильмнардан өзекләр, китаплар, видеороликлар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
* Россиядә тыелган экстремистлык оешмасына – Meta компаниясенә карый
* Россиядә тыелган экстремистлык оешмасы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез