Россиянең атказанган артисты Николай Носков, сәламәтлеге какшаса да төрле чараларда катнашуын дәвам итә һәм аның чыгышы 2 миллион сум тора. Бу хакта Газета.ру хәбәр итә.
Инсульт кичерсә дә артист чыгышлар графигын шыплап тутыра, әмма сәхнәгә чыгу турында карарны көне килеп җиткәч иртән генә кабул итә. Ул бу хакта оештыручыларны алдан кисәтеп куя, чөнки, сәламәтлеге какшап китсә, концертның булмавы да мөмкин. Носковның сәламәтлеге әлегә тотрыклы, тик кан басымы күтәрелгәләп ала.
Николай Носков Мәскәүдәге чыгышы өчен 2 млн сум ала, ә төбәкләргә җырчы 2,5 млн сумнан артыграк бәягә чыгарга әзер. Ул, инвалид креслосын йөртү өчен, 3 елдан да иске булмаган «Мерседес», «БМВ» яки «Ауди» маркалы чит ил машинасында гына йөрергә әзер булуын әйткән. Очкычка билетларны бары тик бизнес-класстан, поездга исә люкс-купе алырга куша.
Николай Носковның грим бүлмәсендә дә Франция һәм Италиядән китерелгән җиләк-җимешләр булырга тиеш.
Николай Носков инсультны 7 ел элек кичереп, нәтиҗәләре белән хәзер дә көрәшүен дәвам итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмау өчен көрәшү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез