«Инсульттан соң инвалид калдым», – дип, алимент түләми. Миңа нишләргә?

– Нәрсә эшләп карыйм икән? Инде күп еллар элеккеге ирем ике балабызга алимент түләми. «Инсульттан соң инвалид калдым», – дигән булды. Инвалидлыгын рәсмиләштергәнме, пенсия аламы – анысын белмим. Кемгә мөрәҗәгать итәргә? Суд приставлары бу хакта белә, әмма һаман берни үзгәрми.

Түбән Камадан Гөлия

Юристыбыз Булат ЗАКИРОВ җавап бирә:

–  Алимент түләттерүнең юлы бер: кулыгызда алимент түләтү турында суд карары бар икән, башкару кәгазе (суд карары нигезендә үтәлү өчен бирелә торган документ, «исполнительный лист». – Ред.) алып, аны суд приставларына алып барып бирергә кирәк. Приставлар башкарма производство эше башлаячак. Шуннан соң алимент буенча бурычлары булган кеше өч ай дәвамында тиешле йөкләмәне үтәмәсә, җинаять эше кузгатылачак. Алимент түләмәүчегә бары тик суд приставлары хезмәте аша гына йогынты ясарга мөмкин. Бурычлы кеше алимент түләүдән бары тик суд тәртибендә генә азат ителә ала. Ә инвалидлык алимент түләүдән азат ителү өчен  нигез була алмый.

Сезнең очракта, чыннан да, суд приставларына тиешле документлар тапшырылган, ә алар берни дә кылмый икән, суд аша шикаять бирергә генә тәкъдим итә алам.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре