Россиядә мобиль интернет чикләнгән вакытта ачык булган ресурслар исемлеге атна саен яңартылачак. Бу хакта Kazan Digital Week форумында Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев әйтте дип хәбәр итә РИА Новости.
«Ак исемлекләр» алга таба атна саен актуальләштереләчәк», – диде министр.
Мобиль интернетны вакыт-вакыт сүндереп тору быел җәй башында башланды һәм ул БПЛА һөҗүме куркынычы булганда гражданнарның иминлеген тәэмин итү өчен башкарыла. Зыянны киметү өчен хөкүмәт интернет бөтенләй булмаганда кереп була торган сайтлар һәм кушымталар исемлеген эшли.
Узган атнада Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, операторлар Россиядәге төп сервисларга, әйтик «Дәүләт хезмәтләре порталына», «ВКонтакте», «Яндекс»ка, хөкүмәтләрнең рәсми сайтларына һәм башкаларга керү мөмкинлеген сынау режимында ачты. Алга таба әлеге исемлекне арттыру, массакүләм мәгълүмат чараларын, банк оешмаларын һәм даруханәләрне, шулай ук Дәүләт Думасы, Федерация Советы, Генераль прокуратура һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтларын өстәү күздә тотыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез