Мәйдан белән сәхнә арасында уртаклык бармы? Әйе – икесе дә балаларны үз-үзләрен җиңәргә өйрәтә. Ә бу – тормышта иң мөһиме! Көрәшкәндә дә, сәхнәгә чыкканда да бала курыкмаска, каушамаска, үз шәхесен күрсәтергә, алга атларга, зур җиңүләргә ирешергә өйрәнә.
"Казан тигр"лары спорт клубы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов нәкъ менә шуларны үз эшендә максат итә. Спорт белән шөгыльләнүдән бигрәк, балаларны әти ролендә тәрбияли, тормышка әзерли. Спорт залыннан тыш та балалар белән йә чаңгыда шуалар, җәен балыкка баралар, йә лагерьлар оештыра. Бергәләп җыелып югары сәнгать белән танышырга Опера һәм балет театрына, спектакльләргә йөриләр. Кыскасы, балаларны төрле яклап үстерергә тырыша.
Ә менә патриотик тәрбиягә аерым басым ясый Руслан Камил улы. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Җиңү яулаган каһарманнарга дан" иҗади конкурсын игълан иткәндә, балалардан шулкадәр гаризалар булыр дип күз алдына да китермәгән. Нәтиҗәдә, 5 май көнне Казанның Актерлар йорты сәхнәсенә дзюдо белән шөгыльләнү яшь спорчылар менде.
4-15 яшьлек 70кә якын егет-кызлар сугыш чоры шигырьләрен сөйләде, җырлады, музыка коралларында уйнады. Ә балалары өчен җан атарга килгән әти-әниләр, әбиләр күз яшьләрен тыя алмады. Алар ул-кызларының көрәш мәйданында бил алышуларын гына күрергә ияләнгән бит, ә зур сәхнәгә чыгып үзәккә үтәрлек чыгыш ясаулары алар өчен зур ачыш булды кебек!
Балалар барысы да тырышып әзерләнгән. Чыгышларына туры китереп костюмнар сайлаганнар. Дәрәҗәле жюри һәр баланы бүләкләде. Җиңүчеләргә исә кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Гран-при ияләре Кәрим Сәяфетдинов һәм Әскәр Еремеев велосипедка ия булды, ә беренче дәрәҗә җиңүчеләр кимоно белән бүләкләнде. ТР Дзюдо федерациясе президенты Раил Муратшин кулыннан алынган бүләкләр яшь спортчылар өчен аеруча да кадерле!
Руслан Шиһабетдинов иҗади конкурсны быел беренче тапкыр оештырган. Әлеге башлангычын ТР Дзюдо федерациясенең хуплавына да сөенә.
Чарадан һәр кеше Татарстанда спорт белән шөгыльләнүче балаларның традицион иҗади конкурсына әверелсен иде дигән теләктә таралышты. Ә Руслан Камил улы тотынгач, бу эш, һичшиксез, дәвамлы булачак!
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.
Кадрия Хәммәдиева
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез