Җиңү көне уңаеннан Нәзарәт махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар йөк тапшырды

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын каршы алып, Татарстан мөфтияте махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче солдатларга чираттагы гуманитар ярдәм илтеп кайтты. Диния нәзарәте делегациясе янәдән Луганск юнәлешендәге алгы сызыкка барды: биредә 621нче артиллерия дивизионы һәм «Батыр» батальоны сугышчылары белән очрашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мөселманнары исеменнән солдатларга гуманитар йөк тапшырылды, ул сугышчыларның теләкләрен искә алып әзерләнде: кыр шартларында туклану өчен хәләл коры ризык һәм киптерелгән җиләк-җимешләр, медицина препаратлары, авыртуны баса торган дарулар кергән аптечкалар, компьютер техникасы, портатив заряд станциясе, элемтә өчен Starlink, «Терминатор» сигналны басу җайланмасы, урын-җир кирәк-яраклары һәм маскировка челтәрләре. Моннан тыш, солдатларга «КамАЗ» өчен автомобиль көпчәкләре (16 данә) һәм аккумуляторлар китерелде.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Нәзарәт Махсус хәрби операция зонасының алгы сызыгына 20ләп тапкыр гуманитар йөк илтеп кайтты, 3 мотоцикл, 2 мобиль мәчет, 7 автомобиль җибәрде, сугышчыларны 40 комплект хәрби кием белән тәэмин итте, 165 мең догалык бастырды. Нәзарәтнең 4 полк имамы фронтта хезмәт итә, 27 хәзрәт һәм мөфтият хезмәткәре солдатларның рухын күтәрү өчен алгы сызыкка барып кайтты, – диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Җиңүнең 80 еллыгы Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре