Дәүләт Думасы депутаты Нина Останина Җиңү көнендә чыгыш ясарга әзерләнүче артистларның зур гонорарларын тәнкыйтьләгән. Ул URA.RU хәбәрчесе белән әңгәмәсендә ватанпәрвәрлекнең түләүле булмаска тиешлеге турында белдергән.
“Артистларга килү-китү өчен, концертның башка мәшәкатьләре өчен акча кирәклеген аңлыйм. Бу чыгымнарны хакимият үз өстенә алырга тиеш. Ә калганы – Җиңүнең 80 еллыгына багышланган җырлары чын күңелдән булсын. Ветераннарыбызга бүген үзебезнең исән-имин яшәвебезгә рәхмәт белдерүнең иң яхшы ысулы бу. Шулай ук барлык телеканаллардан рекламаны алып тору да ихтирам-хөрмәтебезнең бер билгесе булачак. Икенчедән, бүген дә исән-имин яшәүче ветераннарыбызны һәм сугыш чоры балаларын котларга кирәк. Һичшиксез, бушлай. Шул чагында гына ватанпәрвәрлек, геройларыбызның истәлеген чын күңелдән яд итү булачак”, – дип аңлатып үткән Останина.
Исегезгә төшерәбез: Җиңүнең 80 еллыгына әзерләнгән бер мәлдә артистларның гонорарлары турында мәгълүматлар пәйда булган. Әйтик, Калугада Юлия Чичерина һәм “ЧиЖ и Ко” төркеме 45 минутлык чыгышлары өчен 6 миллион сум алачак. Ленинград өлкәсендә Алекандр Буйнов һәм Александр Малинин концертына 23,4 миллион сум бүлеп бирелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез