Иртәгә – 30 апрельдә, иртәнге сәгать 9 да Казан тимер юл вокзалында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан булдырылган уникаль ретропоезд тукталыш ясаячак.
Программага кертелгән:
ЛВ-165 сериясендәге легендар паровоз белән танышу;
хәрби техника күргәзмәсе: хәрби көнкүреш кирәк-ярагы белән вагон-теплушкалар;
кайнар солдат боткасы белән кыр кухнясы;
бәйрәм концерты, тынлы оркестр чыгышы һәм “Җиңү вальсы”.
Керү – ирекле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез