Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Казанның Архангел зиратында хәрбиләрнең каберләрен тәртипкә китергәннәр

Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан, Татарстан Халыклар ассамблеясе һәм Дуслык йорты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы вәкиле белән берлектә, Казанның Архангел зиратындагы хәрбиләр каберләрен тәртипкә китергәннәр. Бу хакта Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Акциядә катнашучылар каты яраланудан Казан госпитальләрендә вафат булган исемсез солдатлар җирләнгән 8 туганнар каберлеген чистарткан. Алар төп мемориалдан ераграк урнашкан. Шуңа күрә бу каберлекләр аерым игътибар таләп итә.

Каберләрне тәртипкә салу өчен 12 капчык ком, кирәк-ярак китерелгән. Акциядә катнашучылар каберләрне чүп-чардан, чүп үләннәрдән арындырган, мемориаль плитә һәм бордюрларны чистарткан, каберләр өстен ком җәеп тигезләгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре