Быел Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол хатыннары һәм элекке концлагерьларның нәни тоткыннары бер тапкыр 80 мең сум күләмендә түләү алачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин “Победа” оештыру комитеты утырышында белдергән.
“Бүген фронтовикларга һәм аларның тол хатыннарына, шулай ук элекке концлагерьларның нәни тоткыннарына 80шәр мең сум күләмендә бер тапкыр түләү турында Указга кул куелды”, – дигән Владимир Путин.
Моннан тыш тыл хезмәтчәннәренә һәм камалыштагы Ленинградта яшәгән кешеләргә 55әр мең сум бирәчәкләр. Элекке концлагерьларның балигъ булган тоткыннарына, ПВО объектларында, диңгез базалары һәм авиабазаларда эшләгән яисә оборона корылмаларын төзегән кешеләргә дә шундый ук түләү каралган, дип билгеләп үткән ул.
“Безнең бурыч – илебезне коткаручыларның тормышы әйбәт булсын өчен мөмкин булганның барын эшләү”, – дип басым ясап әйткән Владимир Путин.
Исегезгә төшерәбез: быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу билгеләп үтеләчәк. Шул сәбәпле Владимир Путин 2025 елны Ватанны саклаучы елы буларак игълан итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез