Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә Казан аэропортына килү юлындагы тукталышларны бизәгәннәр

Юлчылар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу хөрмәтенә “Казан” халыкара аэропортына килү юлында урнаштырылган тукталыш павильоннарының бизәлешен яңарткан. Бу хакта “Татар-информ” “Волго-Вятскуправтодор” матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
“Хәзер тукталыш комплексларын Бөек Ватан сугышы образларына әйләнгән фотосурәтләр бизи”, – диелгән хәбәрдә.
Моннан тыш Татарстанда федераль трассаларда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы символикасы белән баннерлар урнаштырылган.
Шулай ук федераль автомобиль юллары буенда урнаштырылган реклама конструкцияләре Җиңү көне плакатлары белән бизәлгән.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре