Йод ябыктырамы? Белгеч җавабы

Әтнәдән укучыбыз Айсинә Шакирҗанова: «​​​​​​​Йод ябыктыра, дигәч, составында йод булган ризыклардан гына торган диетага утырган идем. Бер көнне, йод ярдәмендә ябыгу зыянлы, дип укыдым. Болай булгач, без ашый торган тоз да, диңгез кәбестәсе дә зыянлы булып чыга түгелме соң?» дип сорап язган.

Фәрит Габдулхаков, табиб-эндокринолог:

– Кеше организмында йод запасы калкансыман биздә (10 мг) саклана. Кешенең физик, психик сәламәтлегенә, матдәләр алмашына уңай йогынты ясаганлыктан, табиблар составында йод булган ризыкларны күбәк ашарга киңәш итә. «Йодны артык күп кулланам, дип куркырга кирәкми. Составында йод булган ризыкны күпме ашасаң да, зыянлы түгел. Кайчак кандагы йод күләме чамадан тыш артып киткән очракта да, берничә сәгать вакыт үтүгә, ул кабат нормага киләчәк. Балык күп ашаган көнне шундый хәл күзәтелергә мөмкин. Ә менә даруханәләрдә сатылган йодлы препаратлар белән исә сак булырга кирәк. Аларны бары тик табиб киңәше буенча гына алырга мөмкин. Мондый даруларны белер-белмәс эчкәндә, агулануың да хәзер. Туберкулез, геммарогик диатез, кычыткан бизгәге белән хроник бөер авырулары булган кешеләргә йод куллану бөтенләй тыела.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре