Олыгая башлагач, кешенең хәтере дә минут аралаш кына эшли икән. Сәгать аралаш. Төгәл генә тәртибе юк бугай аның. Үзе теләгәндә генә эшли. «Менә шушында гына куйган идем бит!» – дип эзлисең. Ә ул юк. Бөтенләй бүтән җирдән килеп чыга. Димәк, шушында гына куймагансың. Оныткансың.
Бер карт белән карчык йодрык зурлык алтын тапканнар да кайда сакларга дип озак бәхәсләшкәннән соң, абзар артында чокыр казып, шунда күмеп куйганнар. Бабай хәлдән таеп өйгә керүгә, карчыгы бер дәфтәр китереп тоттырган.
– Язып куй, юкса онытачаксың.
Бабай сер бирмәгән булган инде:
– Син бигрәк тагы, шулкадәр зур байлыкны оныта диме соң!
– Яз, – дип үзенекен иткән карчыгы. – Кайда күмгәнеңне генә түгел, нинди тирәнлектә күмгәнеңне дә яз. Сантиметрлап яз.
Бабай бик озак карышып йөргән дә карчыгы белән килешергә мәҗбүр булган. Шуннан барсын да тәфсилләп теге дәфтәргә язып куйган. Абзардан – фәлән, коймадан төгән сантиметр ераклыкта, фәләнчә тирәнлектә… Андый-мондый хәл була калса дип, картасын да ясаган.
Карчыгы шатланган, үзе дә канәгать калган. Шулай сөенешеп, берничә көн яшәгәч, карт сорап куйган:
– Карчык, теге дәфтәрне бир әле, тагы бер нәрсә өстисем калган икән…
– Хәзер, карткаем… – дип, әби тиз генә алып бирмәкче булган да… Теге дәфтәрне таба алмаган… Башта аны-моны сиздермичә генә бөтен өйне тентеп чыккан. Аннан картына шикле караш ташлаган:
– Шушында гына куйган идем бит. Син тидеңме әллә?
– Юк, уйлап та караганым булмады.
– Тигәнсеңдер әле, – дип үзенекен иткән әби. – Берәр нәрсә өстим дип алгансыңдыр да кая куйганыңны оныткансыңдыр.
– Валлаһи-билләһи, тимәдем.
Шулай бераз әйткәләшеп алганнар да бергәләп эзләргә тотынганнар. Бик озак маташканнан соң, килеп чыккан теге дәфтәр. Әби куйган урыннан аз гына читтәрәк булган икән. Көлешкәннәр, шатланышканнар хәзер. Дәфтәрдәге язуны икәүләшеп ятлап алганнар. Татарча бер дә исләрендә калмагач, авыл мулласыннан гарәпчәгә әйләндертеп, дога итеп ятлаганнар. Ходайның хикмәте, болай җайлырак икән. Шуннан дәфтәрне икесе дә белгән урынга яшергәннәр.
– Әби, дәфтәрне кая куйганыбызны тагын онытуыбыз бар, теге рецептлар кенәгәсенә язып куй әле кайдалыгын, – дигән бабай.
Әби язган да бабайга борылган:
– Рецептлар кенәгәсенә язуыбызны син амбар кенәгәңә дә яз әле.
Бабай язып куйган. Берничә көн үтүгә, бабай сораган тагын:
– Кара әле, карчык, амбар кенәгәсенә теге көнне нәрсә яздым әле мин?
– Белмим шул, – дип җавап биргән әби. – Бәй кара соң актарып.
Бабай амбар кенәгәсен актарган.
– Синең рецептлар кенәгәсенең ике йөз кырык беренче битенә бик мөһим нәрсә язуың турында теркәгәнмен. Нинди мөһим нәрсә иде соң ул?
Әби үз кенәгәсен актарып караган.
– Дәфтәрне кая куюыбыз турында язганмын, карткаем. Нинди дәфтәр иде икән соң ул?
– Бер дә белмим шул, – дип, иңнәрен генә сикерткән карты.
– Монда мин бер дога да язганмын әле. Акча беткәндә укый торган. Икәүләп ятлаган булганбыз, хәтерлисеңме?
– Хәтерләвен хәтерлим, – дип башын кашыган карт. – Искә генә төшереп булмый.
Дәфтәрне табып, актарып карагач, күңелләре булган инде тагы. Шулай да карт икеләнеп кенә әйтеп куйган:
– Кара әле, карчык, болай оныта торган булгач, әллә бер-беребезнең маңгаена язып куябызмы?
– Килешмәс алай, – дип каршы төшкән карчыгы. – Картайган көннәрендә наколка ясатып яталар дип көлерләр.
Шулай торым-торымга исләренә төшереп, кенәгәләренә, дәфтәрләренә күз сала-сала яши биргәннәр. Кая күмгәннәрен онытмаганнар. Абзардан – фәлән, коймадан төгән сантиметр ераклыкта, фәләнчә тирәнлектә… Тик көннәрнең берендә карчык сорап куйган:
– Нәрсә күмгән идек соң монда, хәтерләмисеңме?
– Хәтерләвен хәтерлим, – дип башын кашыган карт. – Искә генә төшми. Әллә казып карыйммы икән?
– Билең дә әйле-шәйле, йөрәгең дә шул чама, интекмә, карткаем, я бер-бер хәл булыр…
– Әйе лә, – дип килешкән карты беркадәр икеләнеп торгач. – Йодрык зурлык алтын түгелдер әле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез