Газетага язылу

Йогышлы авырулар табибы ковидның репродуктив системага йогынтысы турында сөйләде

Коронавирус белән табигый шартларда очрашу репродуктив функцияләрдә проблемалар килеп чыгуның сәбәбе булырга мөмкин, ә ковидка каршы прививка ясаткан очракта сәламәт балалар табу мөмкинлеге күпкә зуррак.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Александр Гореловка сылтама белән хәбәр итә.

«Вирус белән табигый шартларда очрашкан вакытта репродуктив өлкәгә бәйле проблемалар килеп чыгуы ихтимал. Ә вакцинация вакытында, коронавирус инфекциясеннән сакланган чагында, антитәнчекләр барлыкка килгәндә сәламәт балалар табу мөмкинлеге күбрәк», - диде Горелов.

Ул билгеләп үткәнчә, теләсә кайсы вакцинаның куркынычсызлыгы катгый халыкара беркетмәләр нигезендә тикшерелә.

«Өстәмә нәтиҗәләр турындагы ахыргы нәтиҗәләр клиник сынауларның өченче этабында формалаша», - дип искәртте Горелов.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2020 елның августында коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен Гамалея исемендәге үзәктә ясалган дөньядагы беренче вакцинаны теркәде. Аңа «Спутник V» дигән исем бирделәр. Россиядә шулай ук коронавируска каршы «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак» вакциналары уйлап табылды.

Май башында дүртенче вакцинаның («Спутник Лайт») теркәлүе турында билгеле булды. Август ахырында РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы «Вектор» үзәгенең тагын бер вакцинасын («ЭпиВакКорона-Н») теркәде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре