Йогышлы авырулар хастаханәсендә янгын булган: 7 кеше зыян күргән

Саратов өлкәсе йогышлы авырулар хастаханәсендә янгында җиде кешегә зыян килгән. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.

Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, җиде кеше яну продуктларыннан агуланган.  Бәхеткә, аларның гомеренә куркыныч янамый. 
Хастаханәнең икенче катында Мәскәү вакыты белән төнге икенче яртылар тирәсендә чыккан янгынны тиз генә сүндерүгә ирешелгән. Саратовның Ленин районы прокуратурасы гадәттән тыш хәл буенча тикшерү үткәрә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре