Җәйне ничек уздырырга теләсәң дә, куркыныч сагалап кына тора. Күңел рәхәткә чыккан чорда кайсы чирләрдән сакланырга? Чит илгә юлга кузгалучыларга нинди куркынычлар яный? Ялны хастаханә ятагында уздырмас өчен төп кагыйдәләрне искә төшерик.
Китә калсаң...
Ел буе көтеп алган җәйге ялның кирәген биреп, кинәнеп ял итәсе килә. Күптән алып куйган юллама, чемоданнар инде ишек төбендә тора, менә-менә юлга кузгаласы. Берни дә онытмадыгызмы? Лаеклы ялда чирләп ятмас өчен тиешле прививкаларыгызны ясаттыгызмы? Тропик илләргә чыгарга җыенучылар беренче чиратта шуны кайгыртырга тиеш, ди белгечләр.
– Татарстандагы халыкара аэропортларга очкычларның 92 проценты эпидемиологик яктан имин булмаган илләрдән кайтып төшә. Таиланд, Вьетнам, Индонезия, Шри-Ланка, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Доминикан Республикасы аеруча куркыныч тудыра. Моннан тыш Африка илләре турында да онытырга ярамый. Мәсәлән, бүген Танзаниягә сәфәрләр популярлаша, – дип сөйли «Татар-информ»га Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе – республиканың баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина.
Кыскасы, никадәр кызыксагыз да, маймыллар, попугайлар һәм башка хайваннар белән фотога төшәргә, филләргә атланып йөрергә ниятләсәгез, чарасын алдан күрергә киңәш итә белгечләр.
– Бу илләрдә йоктырган авыруларны Россия халкы аеруча авыр уздыра. Чөнки организм мондый чирләргә ияләшмәгән. Хайваннарга кул белән үрелгәнче яхшылап уйлагыз, комлыкта сөлге җәймичә ятмагыз, калын табанлы аяк киеме киегез. Туроператордан алдан ук шул җирлеккә хас инфекцияләр турында белешегез, кирәк булса, вакцина ясатыгыз. Мелиоидоз, Денге бизгәге, малярия, менингит, холера йоктырып кайтудан саклар бу, – дип кисәтә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. – Ял итеп кайтканнан соң да, инкубация чоры узганчы, 21 көн дәвамында сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.
Ияреп кайтучылар
Туристларга иң еш «ияреп» кайта торган чирләр арасында беренче урындагы Денге бизгәге черкиләрдән йога. Бездә андый черкиләр юк анысы. Тропик малярия – икенче урында. Шунысы сөендерә: йогып кайткан очракта аңа бездә үрчер өчен шартлар юк. Малярия исә безнең җирлектә дә очрарга мөмкин. Аннан саклану өчен ел саен сулыкларны эшкәртәләр. Шуның нәтиҗәсендә 25 ел дәвамында маляриянең бу төре бездә бөтенләй дә теркәлмәгән.
Быел Татарстанда читтән кергән 11 йогышлы авыру очрагы теркәлгән инде. Шуларның 7 очрагы – Денге бизгәге, икесе лейшманиоз. Тагын бер ир белән хатын Занзибарга сәфәрдән соң авырый башлаган.
Шөкер, кергәннәре таралмый. Аның каравы җәй көннәрендә энтеровирус инфекциясе чәчәк ата.
– Энтеровирус инфекциясенең төрләре дә, вируслары да күп. Ул һавадан да, ризыктан да, су коенганда судан да күчә. Аеруча Төркия һәм Таиландтан йоктырып кайталар. Балалар ешрак авырый, – дип кисәтте Любовь Авдонина. – Чит илгә чыкканда прививкалар ясатуны кайгыртыгыз. Безнең илдәге календарь буенча тиешлеләрен, һичшиксез, ясатырга кирәк. Ялга барырга җыенган илдәге хәлләр белән кызыксыныгыз. Туроператорыгыз бу хакта белергә тиеш. Очар алдыннан гына түгел, прививкаларны ике атна тирәсе алдан ясатыгыз. Юлга кузгалганчы иммунитет формалашып өлгерерлек булсын.
Әмма матур ялга өметләнүче җылы якларга очучыларның сирәге генә мондый киңәшләргә колак сала. Хәтта барасы илдә берәр авыру очрагы турында мәгълүмат таралып өлгерсә дә, ялдан баш тартучылар юк диярлек, ди бу өлкәдә 4 ел эшләүче турагент Алсу Заһриева.
– Таиланд, Вьетнам, Бали юнәлешләрен сайлаучылар күп хәзер. Әмма тәҗрибәмдә бер тапкыр да туристларның ул илләргә хас чирләр турында кызыксынганнары булмады. Мәгълүмат чараларында еш кына күпертеп, бер булганны да язалар, халыкны куркыталар. Әмма андый очраклар бик сирәк була, – ди Алсу. – Барган җирдә авырган кешегә страховка буенча хастаханәдә тиешле ярдәмне күрсәтәләр. Страховка нинди илгә баруга бәйле, төрле илгә төрле иминиятләштерү документы төзелә.
Аю-бүре юк микән?
Үзебездә рәхәт дип, җәйне туган якларда уздырырга ниятләгән булсагыз, әлеге дә баягы күптәнге «дус» – талпаннардан сакланасы.
– Кура җиләгенә дип урманга барган идек. Бөтен курыкканым – аю. Татарстанның төрле районнарында очраткалап торалар дип язалар. Өч гаилә җыелып бардык, – дип сөйләде Балтач районыннан бер укучыбыз. – Ботаклар шырт иткән саен аю чыкмасмы дип, ике күзне дүрт итеп җыйдык. Аю очрамады үзе. Аның каравы күзгә күренмәгән дошман һөҗүм иткән: ирем белән икебез дә өйгә кайткач талпан таптык. Ярый кадалып өлгермәгән иде әле.
Роспотребнадзор хәбәр итүенчә, хастаханәләргә, талпан кадалып, 5881 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 1253 е – балалар.
Борчылмагыз, быел талпанга да көн юк. «Кунак»ка килүчеләрне көтеп уза аның да көннәре. Кояш болыт артына качуга, урман-кырларга ашкынып торучылар саны кими бит. Чагыштыру өчен: узган ел алардан 8288 кеше зыян күргән булган. 2407 очракка кимрәк дигән сүз бу. Иң күп зыян күрүчеләр Казан, Чаллыда, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән районнарында теркәлгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез