Газетага язылу

Йогышлы коткы: Татарстанга терлек алып керү вакытлыча чикләнде

Татарстанга терлек алып керү вакытлыча чикләнде. Республикага бары тик нәселле маллар гына алып кайту рөхсәт ителә. Мондый чаралар хайваннарны куркыныч авырулардан, хуҗаларын зур югалтудан саклау өчен күрелә. Чөнки ил күләмендә хәлләр тыныч түгел.

Йогышлы коткы: Татарстанга терлек алып керү вакытлыча чикләнде

Россельхознадзор мәгълүматлары буенча, Россиянең унбиш төбәгендә терлекләрдә йогышлы авырулар ачыкланган. Шул исәптән Татарстан белән күрше булган Удмуртия һәм Чувашиядә дә чир теркәлгән (моңа кадәр алардан маллар һәм продукция алып чыгу тыелган иде). Шуңа күрә безгә дә сак һәм уяу булырга кирәк.

 

Бәхеткә, Татарстанда пастереллез һәм башка йогышлы авыру очраклары юк. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч терлек авырулары үтеп керүгә һәм таралуга юл куймау буенча республика штабы эшли. Аның чираттагы утырышында республикага терлек алып керүне чикләү турында карар кабул ителде дә инде. Министр урынбасары Ленар Гарипов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны хайваннарны асрауның ветеринария-санитария кагыйдәләрен тиешенчә үтәргә, ябык режимга күчәргә, биологик саклану чараларын күрергә, транспортны дезинфекцияләү һәм санпропускниклар эшен тәэмин итәргә кушты. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аграрийларга, республика территориясенә башка төбәкләрдән хайваннар һәм азык кертүне чикләргә, шулай ук районнар арасында хайваннарның күчерелүенә аерым контроль урнаштырырга, дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итте.

 

Кайсы чын, кайсы ялган?

 

Катгый чаралар күрелү сәбәпле, халыктан төрле куркыныч сүзләр, имеш-мимешләр дә килеп ирешә башлады. Аларның кайсы ялган, кайсы чын булуына ачыклык керттек.

 

Кукмара һәм Балтач районнарының кайбер авылларында сөт җыюны туктатачаклар, кечкенә заводлар ябыла икән, дигән сүзләр йөри. Бу дөреслеккә туры килә аламы?

 

Татарстанның Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин:

– Мин бары тик үз юнәлешем буенча гына җавап бирә алам. Илдәге вазгыять, төрле мал авырулары халыктан сөт җыюны туктату, сөт заводларын ябу өчен сәбәп була алмый.

 

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге:

– Мондый хәл юк. Сөт җыючылар да, мини-заводлар да ничек эшләгән, шулай эшли.

 

Хәзерге вакытта хуҗалыклардагы терлекләргә нинди прививкалар ясала? Вакцина ясатырга теләмәүчеләр дә бар икән. Аларның малларына нинди куркыныч яный?

 

Татарстанның Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин:

– Вакцинация буенча үзгәрешләр юк, ничек эшләгән булсак, шулай дәвам иттерәбез. Хәзерге вакытта Себер түләмәсе, нодуляр дерматит, котыру авыруына каршы прививкалар ясала. Шулай ук пастереллез белән авырмасыннар өчен дә укол салабыз. Вакцинацияләүгә бик җитди карарга кирәк, ул күп авырулардан саклый. Прививка ясатмаган очракта проблемалар булырга мөмкин. Субсидияләр һәм компенсацияләр алыр өчен дә аларның булуы кирәк. Әйе, кайвакыт каршы килүчеләр дә очрый, тик сөйләшкәч, аңлаткач, ризалашалар.

 

Ил төбәкләрендә хайван авырулары таралу сәбәпле, терлек итен ярминкәгә алып барып сатучыларга таләпләр үзгәрәме, өстәмә документлар сораячаклармы?

 

Татарстанның Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин:

– Ярминкәгә район, авыллардан алып килеп сатучылар өчен таләпләр шулай ук калды, үзгәреш юк. Ләкин быелдан без чит төбәкләрдәге сатучыларны кертмәскә булдык. Моның сәбәбе терлек авыруларында түгел, ә үзебезнең җитештерүчеләргә сатар өчен күбрәк мөмкинлек тудыру өчен шулай эшләнә.

 

Әлегә республика эчендә мал сату-сатып алу тыелмаган, тик барыбер кешеләр күңелендә шик бар. Әйтик, бер абзый зур хуҗалыктан бозау сатып алды, ди. Күпмедер вакыттан соң бу оешмада йогышлы авыру чыга калса, әлеге шәхси хуҗалык та куркыныч астында буламы?

 

Яшел Үзән районының ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илдус Хатыйпов:

– Инкубация чоры барганда, ягъни авыру билгеләре күренмәгән вакытта, шәхси хуҗалыкның маллары да куркыныч астында булырга мөмкин. Шуңа күрә малны каян гына алсалар да, үз хуҗалыкларына алып кайткач, берникадәр вакыт аерым бүлмәдә, утарда тотарга киңәш итәм. Керә торган урынга көл салып кую да комачауламас. Авыру малның билгеләре, гадәттә, 3–4 көн үтүгә күренә, беленә башлый. Икенчедән, кайбер маллар авыруны кайту юлында да эләктерә ала. Әйтик, мал дезинфекцияләнмәгән техника белән кайткан, ди. Шуңа күрә транспортның ветеринария-санитария таләпләренә җавап бирүе кирәк. Ул чиста, дезинфекцияләнгән булырга тиеш.

 

Шәхси хуҗалыклар бер-береннән мал-туар алганда нәрсәне истә тотарга, нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?

 

Яшел Үзән районының ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илдус Хатыйпов:

– Хәзер һәр хуҗалык та яңа туган бозауны «Хорриот» системасына исәпкә куярга тиеш. Шуңа күрә сатып алучыларга бу мәгълүматны һәрвакыт белешергә кушабыз. Шәхси хуҗалыкларга да. Икенчедән, ике арада сату-алу булган очракта, ветеринарларны кисәтергә кирәк. Бу аларга малның документларын бер кешедән икенчесенә күчерү өчен дә кирәк. Авыл җирлекләрендә электрон хуҗалык итү кенәгәсе дә бар. Монда да авылдагы бөтен терлек турында мәгълүмат язып барылырга тиеш. Хәзер бөтен малның, хәтта бал кортларының да исәптә, номерлы булуы шарт. Шуңа күрә терлекнең колагындагы тамгасы булу-булмавына игътибар итү бик мөһим. Малны башка районнан, авылдан алып кайткан очракта, сатучының телефон номерларын сорарга онытмасыннар иде. Сатып алучылар ул кеше турында бераз булса да мәгълүмат туплап, сорашып барсалар да комачауламас.

 

Тиздән маллар көтүгә чыга. Анда да авыру терлек булырга мөмкин. Ничек сакланырга?

 

Яшел Үзән районының ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илдус Хатыйпов:

– Бу очракта бары тик авыл кешесе үзе генә уяулык күрсәтә ала. Күршең мал сатып алмаганмы? Алган икән, каян кайтарткан? Белешеп торуның зыяны булмас. Намуссыз авылдашлар турында ветеринарларга, җирлек башлыгына әйтеп кую да комачауламас, чөнки көтүгә бер авыру мал чыга икән, башкалары да юк ителергә мөмкин. Шуңа күрә «бу миңа кагылмас» дип уйларга ярамый.

 

Соңгы вакыйгалар аркасында корбанлыкка дигән сарыклар кыйммәтләнергә мөмкинме?

 

Тәлгать Муллануров, сарыкчылык белән шөгыльләнүче фермер:

– Хәзерге вакытта Татарстанда 258 мең тирәсе сарык һәм кәҗә бар. Ә күпме кеше корбан чалдыра? Үзебезнекеләр үзебезгә җитә, дисәләр дә, минем исәпләүләр буенча, сарык саны җитәрлек түгел. Шуңа күрә чит төбәкләрдән барыбер алып кайтачаклар аларны. Оренбург, Башкортстаннан кайтарырга мөмкиннәр, дип уйлыйм. Шуңа күрә республикадагы сарык үстерүчеләр бәяләрне әллә ни арттыра алмас. Һәрхәлдә, мин аралаша торган фермерлар шундый фикердә торабыз. Шулай да безнең ише җитештерүчеләр бәя белән уйнамаса да, алыпсатарлар бу хәлләрдән үзләренә файда алып калырга мөмкин. Бүген бер кило сарык ите 700 сум тора.

 

Корбанга дигән сарыкларны алып кайтканда нәрсәне истә тотарга кирәк?

 

Татарстанның Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин:

– Йогышлы авырулар килеп чыкмасын өчен, сарыкларны бары тик үзебезнең республика хуҗалыкларыннан гына алырга киңәш итәбез. Башка җирдән алып кайткан очракта, бу эшне Баш ветеринария идарәсе белән килештерергә кирәк. Малларның ветеринария документлары тәртиптә, үзләре «Хорриот» системасына кертелгән һәм колак тамгалары булырга тиеш. Алып кайткач, район яки шәһәр ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Сатуга карантин чараларын узган сәламәт маллар гына чыгарыла.

 

Мошенниклар Росстат исеменнән төбәкләрдә яшәүчеләргә ялган хатлар җибәрә башлаган. Аларда мал-туарның баш саны (идентификация номерларын кертеп) турында кичекмәстән мәгълүматлар тапшыру таләп ителә.

Аферистлар мондый хатлар ярдәмендә халыкның, шул исәптән авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең шәхси мәгълүматларын кулга төшерергә маташа. Бу мәгълүматлар кешеләрнең банк счетларына һәм шәхси аккаунтларына керү өчен файдаланылырга мөмкин.

Росстатта әйтүләренчә, ведомство шәхси мәгълүматларны, оешмалар реквизитларын, мал-туарның идентификация номерларын, башка шундый мәгълүматларны җибәрү таләбе белән хатлар юлламый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре