Россия көне уңаеннан Казан Кремле территориясендә э “Созвездие - Йолдызлык” телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләренең зур бәйрәм концерты узды. Анда фестивальнең иң яхшы коллективларыннан 40тан артык чыгыш тәкъдим ителде.
Сәхнәгә Татарстанның 13 районыннан 350 артист чыкты. Алар тамашачылар белән бергәләп Россия гимнын башкардылар.
Аларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. «Бүген без зур якты бәйрәмне - Россия көнен билгеләп үтәбез. Күрәм, Татарстанда ата-аналар да, балалар да бик талантлы, димәк, безне бәхетле киләчәк көтә. Төрле милләт кешеләренә рәхмәт белдерәсем килә. Безнең республикада бер зур гаилә буларак 175 халык вәкиле яши. "Йолдызлык" хәрәкәтендә балалар яхшы эш белән шөгыльләнә, шуңа күрә аларның әти-әниләре дә тыныч", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Концерт Кол Шәриф каршындагы мәйданда бик күп тамашачылар җыйды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгать иткән иде.
Фикер өстәү
Фикерегез