Кучкар (21.03 – 20.04) Эшеннән туйганнарга яңасын эзләү өчен уңайлы чор. Туймаганнарга – хезмәт хакын күтәрүне сорау өчен әйбәт вакыт. Кемнәрдер яңа танышларының искиткеч зур ярдәмен тоеп сөенәчәк.
Үгезбозау (21.04 – 20.05) Әйбәт атна. Инде күптәннән күңелегезне тынгысызлап килгән проблемаларның чишелешен табу мөмкинлекләре чыгачак. Җитәкчегез, сәләтегезне күреп алып, мөнәсәбәтен яхшы якка үзгәртәчәк. Вәгъдәләргә саграк карагыз – үтәлми калу куркынычы зур.
Игезәкләр (21.05 – 21.06) Дулкынлану өчен сәбәпләр чыгып кына торачак. Иң мөһиме: кызуланып китеп, ялгышмаска! Эшегездә яңа мөмкинлекләр ачылыр. Шул ук вакытта, дәрәҗәлерәк вазыйфага күтәрелгән очракта, үзегезгә кадерле бер әйберне югалту куркынычы юк түгел.
Кысла (22.06 – 22.07) Барлык мөһим эшләрегезне тел-теш тидергесез башкарып куячаксыз. Моның өчен уч тутырып премия дә алачаксыз. Атна ахырында күңелегездәге хисләрне яңартып җибәрердәй бер очрашу көтегез.
Арыслан (23.07 – 23.08) Уңышсызлыкка юлыксагыз, куркуга калмагыз, ә аның сәбәбен эзләгез. Тапсагыз, проблемадан котылып калачаксыз. Хезмәт урынында аң-белемегез ягыннан башкалардан өстенрәк торуыгызны күрсәтердәй хәлләр килеп чыгачак.
Кыз (24.08 – 22.09) Сөенеч-куанычлар белән тулы тыныч чор. Балаларыгыз әйбәт яңалыклар белән куандырыр. Бу исә күңелегездә горурлык хисләре уятыр. Өлкән буын игътибар таләп итәр – килешергә туры киләчәк. Бер танышыгыз шәп яңалык ирештерәчәк.
Үлчәү (23.09 – 23.10) Көч-куәтегез ташып торыр. Шул сәбәпле килеп туган кайбер хәлләрне бик үк дөрес бәяләмәү куркынычы туар. Игътибарлырак булыгыз, җитәкчегездән шелтә сүзләрен ишетүгә сәбәп калдырмагыз. Акчалы яңа эшләрегез барлыкка килер.
Чаян (24.10 – 22.11) Күңелегезгә якын булмаган кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз. Хәзер энергияне юкка-барга түгү түгел, бәлки аны туплау мөһим. Яңалыклардан ераграк торыгыз. Юкса нәрсәләрнедер дөрес аңламау аркасында көлкегә калуыгыз бар.
Укчы (23.11 – 21.12) Җитәкчегез белән ачыктан-ачык сөйләшү өчен уңайлы чор. Шәхси проблемаларыгызны хәл кылу яки карьера баскычыннан югарыга үрмәләү өчен кирәк бу. Керем артуга әйбәт кенә өмет-ышанычлар барлыкка киләчәк.
Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Үзегезгә акча исраф итүдән курыкмагыз: бу чор нәкъ менә шуның өчен уйлап табылган диярсең! Өс-башыгызны карагыз, якыннарыгызга сюрпризлар ясагыз. Инде күптәннән араларыгыз өзелгән берәүнең шалтыратып хәл белешүе үзегезне канатландырып җибәрер.
Сукояр (21.01 – 19.02) Барлык эшләрегез дә бик җайлы барыр. Өйдә дә, хезмәт урынында да. Тик менә коллегаларыгыз белән аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин: сезнең гаеп белән түгел, ә кемнәрнеңдер көнләшүе сәбәпле.
Балык (20.02 – 20.03) Документлар имзалау, җитди карарлар кабул итү өчен уңайлы атна. Хезмәттәшләрегезнең кимчелеген күрмәмешкә тырышыгыз, юкса үпкә сакларга мөмкиннәр. Атна ахырында күңел кылларын тибрәтеп җибәрердәй хәлләр көтегез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез